Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә мәктәп директорлары өчен семинар үтте

Узган ел Татарстан Республикасында "2011-2015 елларда электрон укыту буенча компетенция үзәге булган мәктәп" проекты старт алды. Бу проектны тормышка ашыру өчен районда Кнәз мәктәбе сайланды.

2011 елда мәктәпнең математика һәм рус теле укытучылары Мәскәүдә мәгълүмати технологияләр институтында дистанцион белем алдылар, җиде педагог укыту процессында дистанцион белем бирү технологияләрен өйрәнделәр, өч укытучы педагогик хезмәткәрләргә стажировка үткәрү мәсьәләләре буенча тьютер курслары уздылар.

Районның барлык укытучыларын электрон юл белән эшләргә өйрәтүгә коллективыбыз бик җаваплы карый. Шушы максатны күздә тотып, мәктәптә "Компетенция үзәге булган мәктәп - укытучыларның квалификациясен күтәрүдә электрон мәйданчык" темасына директорлар өчен семинар үтте. Укытучылар дәресләрдә электрон технологияләр куллану буенча тәҗрибәләрен уртаклаштылар, мастер-класслар тәкъдим иттеләр, SMART Notebook программасы ярдәмендә дәресләр оештыруны күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар њтње