Күмәк көч йортлы итте
Замана үзгәрде, кешеләр кырысланды, бөтен нәрсә акчага корылган дип зарлансак та, мәрхәмәтлелек, юмартлык кебек асыл сыйфатларга ия булган кешеләр байтак икән әле. Бәтке авылында яшәүче Виктор Кичатый гаиләсенә карата булган мөгамәлә моның ачык дәлиле. Нәкъ бер ел элек аларның агачтан салынган өе янган иде. «Күмәк көч күл күчерер» ди халык. Ярдәмчел кешеләр Кичатыйларны өйле итте. Бүгенге көндә Виктор Иванович кызы Виктория белән яңа өендә яши.
«Бурдан кала, уттан – калмый» диләр, хак икән. Янгын сүндерүчеләрнең анда-монда чабышуларына, кара күмер, көл өеменә карап тораташ сыман катып калган Викторның бер мәлгә бу хәлләрнең аның белән булуына ышанасы килми. Шунда бертуган апасының иңнәренә сак кына кагылганын тоя ул. Янында «кояшлы бала»сы – кызы да бар бит әле. Ул – ялгызы авыру кыз бала тәрбияләүче әти. Ул хәлне куркыныч төш сыман искә ала Виктор: «Мохтар – ай ярымлык көчек булганга калын чылбырга бәйләмәгән идем. Ярый әле шулай эшләгәнмен, өй яна башлагач Мохтар чылбырын өзеп чапкан. Беркемгә дә мондый афәт килмәсен, – ди ул. – Әнием, туганнарым, бигрәк тә бертуган апам – төп терәгем, таянычым. Әни Викторияне тәрбияләүдә күп көч куя. Апам һәрвакыт булыша. Авыл халкы мәрхәмәтле, юмарт күңелле. Кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм итте. Кара күмер, көл өеменнән башка бернәрсә дә юк иде бит. Район башлыгы Фаил Камаев кайгыбыз белән бергә-бер калырга юл куймады – яңа өй җиткерү өчен акчалата ярдәм итте. Ул чактагы авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев газобетон блоклар китертте. «Ивушка» бакчачылык ширкәте рәисе Олег Никошновның ярдәме зур булды. Мин «Закамье» базасында «Нигъма» ҖЧҖдә эшлим. Җитәкчем Гөлнара Габдрахман кызы Нигъмәтуллина акчалата булышты. Шул рәвешле, өйне күмәк көч белән салдык. Агач эшен азмы-күпме белсәм дә, бу йортны үзем генә төзеп бетерә алмаган булыр идем. Туганнарым, хезмәттәшләрем, күршем Сергей Кондратьев ярдәмнәреннән ташламыйлар. Кемдер киңәше, кемдер акчалата, кемдер төзелеш материалы, кемдер йорт кирәк-ярагы, кемдер ризык белән булышып тора. Барысына да ихластан рәхмәтләремне әйтәм. Аллаһ Тәгалә аларны бәла-казадан сакласын!» – ди Виктор Кичатый.
Өр-яңадан нигез корып өй салуның авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлый дисәң... Алай түгел икән, бәткелеләр, район хакимияте, җитәкчелек, хезмәттәшләре һәм дә туганнары кулга-кул тотынып Виктор Кичатыйны һәм аның авыру кызы Викторияне өйле иткәннәр. Менә бүген Виктор һәм аның якыннары ярдәмчел кешеләргә рәхмәтләрен җиткерү һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән аларны өй туена чакырганнар. Ә кунаклар тормыш-көнкүреш өчен бик кирәкле әйберләр һәм күчтәнәчләр белән килгәннәр.
Кичатыйның 88 квадрат метрлы йортында ул көнне чын-чынлап бәйрәм булды. Кайгыңны бүлешер, шатлыгыңны уртаклашыр кешеләр булу зур сөенеч. Виктор Кичатыйның туганнары һәм хезмәттәшләре бәйрәм табынын әзер-ләүне дә үз өсләренә алганнар. Район башлыгы Фаил Камаев өй туена бик кирәкле әйбер – су җылыткыч бойлер алып килгән. Ул йорт хуҗасыннан хәл-әхвәлләрен сорашты, өйнең кайбер эчке эшләренең барышы белән кызыксынды. Фаил Камаев өйне балкытып йөрүче Викториянең шат күңелле булуына да игътибар итте, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зариповка кайбер күрсәтмәләр бирде. Авыл җирлеге башлыгы Венера Вәлиевага йортка газ кертү мәсьәләсендә булышлык күрсәтергә кушты.
Виктор Кичатыйның апасы ярдәм итүе өчен район башлыгына олы рәхмәтен әйтте.
Йорт хуҗасы: «Кызым яңа өйне бик ярата. Туганнарга баргач кунарга да калмый, үзебезгә кайтыйк, ди. Ярдәмегез зур булды, изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын», – дип кабат-кабат рәхмәтләрен әйтә. Виктор Ивановичның апасы: «Өй яну – олы бәла-каза инде ул. Кайгырдык. Аллаһка шөкер, үлем-китем булмады. Тирә-юнебездә ярдәм кулын сузучы кешеләрнең күп булуы сөендерә. «Матурлык дөньяны коткарыр» диләр. Мин исә, матурлык дөньяга ямь өстәр, ә юмартлык, шәфкатьлелек кешелекне коткарыр, диясем килә. Рәхмәт барыгызга», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев