Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күктәк Мирсәет авылында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәл ачылды

Һәр чорның үз геройлары була. Туган авылыңда тарих битләренә кереп калырлык истәлек калдыру геройлык түгелмени? Сүзебез сугышта вафат булган һәм сугыштан кайтып гүр ияләре булган авылдашлар хөрмәтенә Күктәк Мирсәет авылында ачылган һәйкәл турында. Бу авылдан баһадирдай 74 ир-егет сугышка киткән, шуларның 47се яу кырында мәңгелеккә ятып калган.

Һәйкәл авылга кергән юлда, елга яры буена урнашты. Обелиск шушы авылда туып-үскән, хәзерге көндә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Татарстан Республикасының атказанган табибы Илшат Мәҗит улы Идрисов, аның улы Рамил, «Татмелиоводстрой»ның Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Вахит Гыйздәтуллин көче белән төзелде. 
Илшат Мәҗит улының 2017 елда Әнвәр Мәхмүт улы Залаков ярдәме белән тагын бер хыялы тормышка ашкан иде – Күктәк Мирсәет авылында барлык таләпләргә дә җавап бирә торган буа барлыкка килде. Кызганычка, Әнвәр Мәхмүт улы бүген арабызда юк инде. Урыны оҗмахта булсын.
Илшат Идрисовның әтисе Мәҗит ага тормышның ачысын күп татыган, әсирлектә булып, ике тапкыр качып, сугыштан соң да «пленный» тамгасы белән яшәгән, хезмәт куйган бөек шәхес. Сугышка киткәндә аны кечкенә биш баласы озатып кала. Бар авырлык тормыш иптәше Маһиҗамал җилкәсенә төшә. Сугыштан соң алар тугыз бала үстерәләр. Барлык балалары да тормышта үз юлларын табып, матур тормыш кичерәләр.
Мәҗит аганың улы Илшатка туган төбәгенә, җиңү яулаган авылдашларына хөрмәте башлаган изге эшендә ярдәм иткәндер. Илшатның энесе Фирдәвис тә төзелеш эшенең үзәгендә булды. Сугышта вафат булган авылдашлар истәлегенә 47 төп миләш утыртылды. Илгизәр Бикмөхәммәтов, Салават Кәлимуллин миләш агачларын төпләп әзерләп куйдылар. Ярның икенче ягына чияләр утыртылды.
Бәйрәм көнне укучылар, укытучылар, кайткан кунаклар «Үлемсез полк» белән Күктәк Мирсәет авылыннан уздылар. Һәйкәл ачылу тантанасын Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов башлап җибәрде. Һәйкәл ачуда зур хезмәт куйган авылдашларга рәхмәт хатлары тапшырды. Район хакимияте исеменнән үзәк шифаханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Һәйкәлне ачу Илшат Идрисов белән аның улы Рамилгә тапшырылды. Авылыбызның имам-хатыйбы Мөдәрис хәзрәт яу кырында вафат булган авылдашларыбызга багышлап дога укыды. Илшат Идрисов авылдашларын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, бу изге эшне башкаруда ярдәмнәре тигән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде. Мәктәп укучыларының чыгышын да җылы алкышлар белән кабул иттеләр. Бәйрәмгә кунак булып кайткан танылган җырчылар Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова Күктәк Мирсәет халкына үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Фирдәвис Идрисов та, әтисенә багышлап, моңлы җырын башкарды. Авылдашлар исеменнән рәхмәтләрне Әүфәр Вәлиев һәм Әминә Шәйдуллина җиткерде.
Бу һәйкәл ачу гына түгел, горурланырлык үткәнебезгә еллар узгач карау, тарихыбызны барлау, яу кырында ятып калган туганнарыбыз каршында башларыбызны иеп, безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен тирән рәхмәтләребезне белдерү, авылдашлар каршында туганлык җепләрен ныгыту да булды. 
Өлкәннәребезнең күзләрендәге яшь шатлык яше иде. Авылыбызның иң өлкән кешесе Рәшидә Мирсәетова: «Әтиемне бик матур итеп төшемдә күрдем, җаны тынычлангандыр инде», – диде яшь аралаш.
Илшат Идрисовның тәкъдиме белән бу урынны Чияле күл дип атарга килештеләр.

Фото Сәлмән Әхмәтҗанов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Күктәк Мирсәет