Күктәк Мирсәет авылында ябылган мәктәпне мәчет итәләр
Тукай районының Күктәк Мирсәет авылында уздырылган халык җыенында гаять мөһим мәсьәлә - мәчет төзү турында сөйләшенгән. Шулай итеп, авыл халкы мәхәллә төзү турында карар кабул иткән. Мәчет итеп күптән түгел ябылган мәктәп бинасын файдаланырга ниятлиләр. "Бу районның 56 нчы мәхәлләсе булачак", - дип хәбәр итә районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев