Күктәк-Мирсәет авылында туган якташлар игътибарына
9 май көнне сәгать 9.00да Күктәк-Мирсәет авылының чистартылган күле янында сугышта һәлак булган 47 авылдаш истәлегенә агачлар утыртылачак. Күлнең уң ягында сугыштан исән кайткан авылдашлар истәлегенә 27 чия агачы, сул ягында миләш агачлары утырту планлаштырыла. Авылдашларны онытмыйк, истәлек урыны матур һәм чиста булсын. Бу чарада катнашырга, ярдәм итәргә теләүчеләрне көтеп...
9 май көнне сәгать 9.00да Күктәк-Мирсәет авылының чистартылган күле янында сугышта һәлак булган 47 авылдаш истәлегенә агачлар утыртылачак. Күлнең уң ягында сугыштан исән кайткан авылдашлар истәлегенә 27 чия агачы, сул ягында миләш агачлары утырту планлаштырыла. Авылдашларны онытмыйк, истәлек урыны матур һәм чиста булсын. Бу чарада катнашырга, ярдәм итәргә теләүчеләрне көтеп калабыз!
Инициатив төркем исеменнән Мәҗит Идрисовның балалары, оныклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев