Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китмим әле яшьлегемнән – яз гөлләре арасыннан

1 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында (2021-2022 еллар арасында) «Балкыш»  ветераннар арасында үткәрелә торган фестивальнең зона туры булып узды. 

Үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең 6 зона – сайлап алу концертында 9 муниципаль район вәкилләре катнашты.
Быелгы «Балкыш» фестивале Татарстан Республикасында ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының 35 еллыгына багышланган иде. 
Сәхнә түренә беренче булып ерактан килгән үзешчәннәр – Әгерҗе ветераннары чыкты. Римма Бәхтегәреева башкаруындагы «Сагыну» җырын тамашачы яратып кабул итте. Шулай ук, «Сударушки», «Золотая осень» фольклор, «Инвис» халык вокаль ансамбльләре чыгышы да халык күңеленә хуш килде. 
Мөслим районыннан килгән үзешчәннәрнең чыгышы «Балкыш» фестиваленең йөзек кашы булды дисәң, һич арттыру булмас. Балалар язучысы – 30 дан артык китап авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев, Абдулла Алиш премияләре лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов – ел саен фестивальдә катнашып призлы урыннар яулап килүче ветеран. Ул – халык уен коралларында өздереп уйный. Мөҗәһит Әхмәтҗановнның кырык елдан артык намуслы хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли, ул –«Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен йөртә. – Сиксәненче елларда районыбызда эшләгән «Ык буйлары» фольклор ансамбле белән Бакуга фестивальгә барып лауреат исемен алып кайттык. Гомеремне мәдәният-сәнгатькә багышладым. Айдар улым Казанда – Айдар Фәйзрахманов ансамблендә баянчы, хатыны биюче. Оныгым Булат – Әлмәт музыка колледжында белем ала. Оныгым да халык уен коралларында уйный. Шул рәвешле һөнәребезне – халык рухын баетучы хәзинәне буыннан-буынга тапшыра киләбез. Ветераннар өчен оештырылган бу фестивальнең гомере озын булсын. Картаерга әле безгә иртәрәк дип, яшиселәр килә әле дип, өлкән буынның күңелен күтәреп, тормышка ямь өстәп яшәргә язсын, – ди мәдәният ветераны. 
Иске Карамалы авылыннан килгән Миләүшә Гәрәеваның яшь кызлар сыгылмалылыгы белән сәхнәдә йөзеп кенә биюен күргәч, кырык ел клуб мөдире булып эшләгән ветеран булуына ышанасы да килми. Җыйнак гәүдәсенә килешле итеп тегелгән милли киеме нур өстенә нур булып, сәхнәне балкытты. Сәхнәдә район күренешләре, аның табигате, халыкның тормыш-көнкүреше, төрле бәйрәм чараларын чагылдырган кинопанорамадан Мөслимдә «Курай» паркы булуын да белдек. Нәкъ шул чагында Харис Җиһаншин башкорт кураенда сыздырды.  Ул –  тирә-як район-авылларда профессиональ дәрәҗәдә курай уйный белүче бердәнбер сәнгатькяр икән. Фәнис Абдуллин җитәкчелегендәге «Гармунчылар ансамбле» татар халык көйләренә тезмә уйнады. Фәнил Вәлиев «Тальян гармун» җырын Фәнис Абдуллинның баянда уйнавына кушылып җырлады. 
Мөслимлеләрнең чыгышын алып баручы, нәфис сүз остасы Рәмзия Акмалова танылган шагыйрь Рафаэль Сафинның Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга багышланган «Кыр казлары» шигырен сөйләп тамашачы күңелен нечкәртте.
Гомерен кеше сәламәтлегенә багышлаган, «ТРның атказанган табибы» Люция Идрисова тирән мәгънәгә ия «Ашыкмыйм китәргә бу җирдән» җырын моңлы итеп башкарды. 
Актаныштан килгән ветераннар, һәрвакыттагыча, сәнгати югарылыкта булуларын раслады. Актанышлылар чыгышын алып баручы Әлфисә Гыймазова, беренчедән, зәвыклы-затлы милли сәхнә киеменнән булуы белән игътибарны җәлеп итте һәм, икенчедән, мәдәният хезмәткәренең чыгышы данлы-шанлы тарихыбызны чагылдыруы белән дә мәртәбәгә лаек һәм күпләргә үрнәк булырлык. Гомумән, актанышлыларның һәр чыгышы тарихыбыз, халыкның тормыш-яшәешен тасвирлавы, бай эчтәлекле булуы белән дә күпләргә үрнәк булырлык итеп оештырылган. Иске Байсар авылында эшләп килүче «Җәүһәр» фольклор ансамбле «Мунчала чыгару» йоласын театральләштереп күрсәтте. Ир-егетләр  (Инсан Хөсәенов, Фаяз Әминев) башкаруындагы «Баламишкин» биюе залда утыручыларны битараф калдырмады. Алар, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, яшь егетләр җитезлеге белән биеделәр. Илфира Әһлетдинованың «Әрем исе» җыры залда утыручыларны бер мәлгә булса да туган якларга кайтарды. «ТРның атказанган укытучысы» исемен йөртүче, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле мөгаллим Камил Файрушин скрипкада уйнап «Күңелем җырдан тора» (баянда Мирзанур Фарукшин) җыры белән тамашачының күңел кылларын тибрәндерде. Актаныш районы данын еракларга танытучы гармунчы Мирзанур Фарукшинның баянда уйнавын халык аеруча яратып кабул итте.
Актанышлылар «мөгез чыгарырга» да маһир. Бу юлы да, моңлы җырлар тыңлап күңеле белән еракларда «сәяхәт иткән» тамашачыны янә залга кайтаручы чыгыш әзерләгән булып чыктылар. Нәфис сүз остасы Фәнис Әгълетдинов Зөлфәт Хәкимнең «Вирус галәмәте» исемле юмористик хикәясен укып тамашачыны көлдерде.
***
Республикабыз ветераннары әнә шулай, китмим әле яшьлегемнән, яз гөлләре арасыннан дип, картаерга ашыкмыйча, тормышларын җыр-моң белән баетып, яшәү ямен тоеп яшиләр.
«Балкыш» фестивалендә катнашкан һәр ансамбль, аерым чыгыш ясаучылар Диплом белән бүләкләнделәр.

 

/ Р.Зәкиев фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев