Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапханә – мәктәпнең көзгесе

Октябрь ае – мәктәп китапханәләре ае. Мәктәп китапханәчеләре көне дә шушы вакытта билгеләп үтелә. Бу даталарның укытучылар көне белән бер айда туры килүе дә очраклы гына түгел. Мәктәп китапханәчеләре укытучыларның уң куллары, алар укучыларны дәреслекләр, матур әдәбият белән тәэмин итүчеләр, балалар күңелендә китапка мәхәббәт уятучылар да. Мәктәп китапханәсе – мәктәпнең көзгесе. 

Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгында Иске Дөреш башлангыч мәктәбендә «Китапханәләрдә музей экспонатлары» дип аталган район мәктәп китапханәчеләре семинары үтте. Төп темабыз икмәккә багышланып, кичә укучыларның игенчелек турында өйрәнгән мәкальләреннән башланып китте. Тукай исемен йөрткән колхозыбызның игенчеләренә дан җырланды, авылның дин әһеле Илназ хәзрәт азан әйтте. Аннары укучылар бик ерак булмаган узган гасырда ничек иген үстерүләре, ничек бодай бөртекләреннән он тартулары турында белделәр. Җикәнле Күл авылында җил тегермәне, ә Иске Дөреш авылында без мәктәпкә барганда уза торган күпер тирәсендә су тегермәне бар иде. Су тегермәнен бик булдыклы Гыйниятулла бабай төзегән. Ул тегермәндә минем бабам Василий Аксаков эшләгән. Ул вакытларда тормыш бик авыр булган, тегермәнчеләр һәр бөртекне сакларга тырышканнар. Тегермәннең ничек эшләвен күрсәткән презентация дә укучылар өчен бик кызыклы булды.
Аннан соң кунаклар театр дөньясына керделәр. Кечкенә укучыларыбыз театр елына багышлап, Равил Бохарайның «Апушның тылсымлы төшләре» исемле пьесасын уйнап күрсәттеләр. Укучылар укытучы апалары Рамилә Миңнәхмәтова һәм Әнисә Миңнәхмәтова җитәкчелегендә «Әбиемнең күңел сандыгы» исемле бик бай сәхнә әсәре күрсәттеләр. Ә иң матур тамаша, мөгаен, «Әкият» балалар бакчасы аланында булгандыр. Тәрбияче Гөлназ Фәррахова җитәкчелегендә нәни балалар тылсымлы әкияти тамаша куйдылар. 

Раушания ВӘЛИУЛЛИНА,
Иске Дөреш мәктәбе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев