Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киштәләрдә яңа пешкән кайнар ипекәй

Шимбә көнне Әҗмәкәй авылында Республика Программасы буенча «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты» ачылды. Комплекслы хезмәт күрсәтү пунктында сәүдә итү кулланучылар кооперациясе системасы аша башкарыла. Ягъни, сәүдә итү пункты «Татпотребсоюз»га карый.

Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, яшәү шартларын уңайлы итү максатын күздә тотып төзелгән социаль объектны ачарга Казаннан «Татпотребсоюз» идарәсе председателе Рашат Шәймәрданов, район башлыгы Фаил Камаев килгәннәр иде.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын ачу тантанасында Рашат Шәймарданов: «Комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары – халык өчен иң кирәкле объектларның берсе һәм, уртак сөенечкә, республикабызда алар даими ачылып төзелеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, «Татпотребсоюз» системасындагы предприятиеләр шушы типтагы стационар объектларда сәүдә итү белән беррәттән аерым җирлекләрдә, бигрәк тә кече авылларда, халыкны көндәлек тормышта кирәк булган товарлар һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен автолавкаларда  күчмә магазин аша сату оештыра. Кече авылларда яшәүчеләр сәүдәнең бу төрен дә хуплыйлар, алар автолавка килүен алдан белеп торалар.  Киләчәктә  тагын да шушы типтагы стационар пунктлар ачу күздә тотыла», – диде .

Бүгенгесе көнгә район җирлегендә шундый типтагы өч комлекслы хезмәт күрсәтү пункты халыкка хезмәт күрсәтә. Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Иске Гәрдәле авылында ул 2018 елдан бирле эшли – кибет халык күңеленә хуш килде. Түбән Суыксу авыл җирлегенә керүче Яңа Мусабайда 2020 елда, былтыр Сәмәкәй авыл җирлегенә керүче Күгәш авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары ачылды һәм алар уңышлы гына эшләп киләләр. 

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын ачу тантанасында  –район башлыгы Фаил Камаев: «Бу объектны төзүгә дә байтак кешенең хезмәте керде. Әйтергә кирәк, югары даирәдәге җитәкчелектән алып төзүчеләргә кадәр. Подрядчик үз эшен вакытында башкарып чыкты. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктының авыл эчендә булуы халкының вакытын янга калдырачак һәм күп яктан уңайлыклар тудырачак. Биредә яшь гаиләләр артып торсын, авыл гөрләп үссен. Кибетчеләр һәм товар белән тәэмин итүчеләргә теләк – халык сәламәт булсын өчен яхшы сыйфатлы продукция белән генә сату итегез. Кибет киштәләрендә һәрвакыт яңа пешкән кайнар ипекәй булып торсын. Ассортимент бай булсын», – дип изге теләкләрен ирештерде.

***

Кибет – өлешчә аралашу урыны да, бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен. Интернет заманы булса да, өлкәннәр кибеттә бер-берсен күрә, сөйләшә-аралаша. Биредә халык бер-берсеннән бары тик сөенечле хәбәрләр генә ишетсен. Кибет киштәләрендә көндәлек тормыш өчен кирәк булган товарлар өелеп торсын. Кибеткә һәр көнне кайнар ипи, яңа гына эшкәртелгән ит-сөт ризыклары килеп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев