Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кирәкле чара

Иштирәк авылы мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Мин – иҗади шәхес» дип аталган проект кысаларында наркотикларга каршы чара үтте. Сөйләшү тарту катнашмаларының, спайсның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, хәтта үлемгә китерүе турында барды. Әлеге чара урта һәм өлкән сыйныфларда укучы үсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатын күздә тотты.

Авыл фельдшеры Айлия Галиева балаларга тарту катнашмаларының сәламәтлеккә зыяны, агулануның беренче билгеләре, куллануның аяныч нәтиҗәләре хакында сөйләде. Сер түгел, үсмерлек чоры – үзгәрешләр, каршылыклар чоры. Баланың яңалыкларны үзендә тоясы, яңача яшәп карыйсы килә. 12-13 яшьтә үз тормышыңа кызыксыну уяна, баланың мөстәкыйль буласы килә. Бу омтылыш шәхескә бар яклап та тәэсир итә. Үсмер бу яшьтә бала да түгел, өлкән кеше булып та өлгермәгән. Аның үз мөстәкыйльлеген чиклисе килми, еш кына өлкәннәрнең таләпләренә дә каршы килә. Менә шушы мәнфәгатьләр төрлелеге чорында иң мөһиме – баланы ярату. Мәхәббәт булган мохиттә бала бәхетле һәм сәламәт булып үсә. Очрашу менә шушы сорауларны күздә тотып оештырылды. 
Чарада видеоролик күрсәтелде, начар гадәтләрдән саклану өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге әйтелде. Яшьләр – безнең киләчәгебез, дибез. Ә аларның тормышын матур итү бүген бездән – өлкәннәрдән тора. 

Гүзәл ҺАДИЕВА, 
Иштирәк мәдәният йорты режиссеры.

Фото Гүзәл Һадиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев