Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елга район бюджетына керәсе акчаның өчтән икесе мәгариф өлкәсенә китәчәк

Районның 2016 елга бюджет проекты бу атнада дүшәмбе көнне район Советы депутатлары игътибарына тәкъдим ителде. Проект белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева таныштырды.

Палата рәисенең белдерүенчә, гомуми керем базасы 2015 елдан 18 млн 790 мең сумга арттырып, 630 млн 707 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Аның 202 млн 955 мең сумы районның үзкеремнәре булыр дип көтелә. Исәпләүләр буенча, үзкеремнәрнең 84 проценты салымнардан торырга тиеш. Керем базасының 427 млн 752 мең сумы федераль, республика бюджетларыннан дотацияләр, субвенцияләр, субсидияләр һ. б. рәвешендә килгән акчалардан җыелыр дип планлаштырыла.

Бюджетка акча нинди суммада кергән, чыгым өлеше дә шулай булыр, ягъни 630 млн 707 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бюджет проекты социаль юнәлешле санала - социаль чыгымнарның күләме анда 78 процент тәшкил итә. Чыгым өлешендә 2016 елның 1 октябреннән дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 7 процентка арттыру, бюджет өлкәсенең аерым категория хезмәткәрләренең (РФ Президенты указларында күрсәтелгән) эш хакын күтәрү, 2016 елның 1 гыйнварыннан туклану һәм медикаментлар өчен чыгымнарны 7 процентка индексацияләү, 2016 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләрнең 7,5 процентка артуы исәпкә алынган. Калган чыгымнар 2015 ел дәрәҗәсендә калган.

Чыгымнар өлешенең 410 млн 036 мең сумы «Мәгариф» тармагына туры килә. Мәдәнияткә 66 млн 127 мең сум каралган. Проектка шулай ук социаль сәясәт, физкультура һәм спорт, милли оборона, милли икътисад, юл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, әйләнә-тирә мохитне саклау, бюджетара акчалар, гомуми дәүләт мәсьәләләре дигән бүлекләр бар.

Киләсе елга бюджет проектын караганнан соң, 2015 елның тугыз аена районда социаль-икътисадый үсешнең нәтиҗәләре, ел ахырына көтелә торган нәтиҗәләр һәм 2016 елга бу өлкәдәге фаразлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина таныштырды.

Бүген районда 38953 кеше яши, аларның 21800е икътисадый актив халык булып исәпләнә. 1 октябрьгә бер кешегә уртача 19874 сум керем туры килгән. Ел ахырына бу күрсәткечне 21992 сумга, киләсе ел азагына 23789 сумга җиткерү күздә тотыла.

2015 елның тугыз аенда районда 22 млрд 737 млн сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән. Ел нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән товар күләме 33 млрд 722 млн сумга җитәр, 2016 елда исә бу күрсәткеч 39 млрд 137 млн булыр дип фаразлана. Төп җитештерүчеләр - «Чаллы-Бройлер», «Тукай Племрепродуктор», «Яр Чаллы инкубаторы», «Кама-Бекон», «Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты», «Яр Чаллы элеваторы», «Пластик», «ТМИМ» һәм башка эре җәмгыятьләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урта һәм кече эшмәкәрләр.

Тугыз айда районга 6 млрд 950 мең сумлык инвестиция кертелгән. 2016 елда ел дәвамында ул күрсәткеч 11 млрд 200 млн сумга җитәр дип ниятләнә.

Социаль-икътисадый үсеш рейтингында тугыз ай нәтиҗәләре буенча тукайлылар республика районнары һәм шәһәр округлары арасында бишенче урында тора, дип белдерде Роза Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев