Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хикмәт – халыкның бердәмлегендә

Түбән Суыксу авыл җирлегенә Түбән һәм Югары Суыксу, Яңа Мусабай, Мазино, Куады авыллары керә. Шәһәргә якын урнашканлыктан, бу авылларда яңа йортлар яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр шикелле калкып тора. Әйтик, Куадыда хәзерге вакытта ике йөздән артык хуҗалык исәпләнә. Яшь гаиләләр барлыкка килә, сабыйлар туа, тормыш гөрләп тора. Авыл халкының тормыш-яшәен яхшырту, ямьләндерү өчен җитәкчелек, депутатлар һәм халык үзе кулыннан килгәннең барысын да эшли.

– Куады авылында яшәүче халык тырышлыгы белән дан тота. Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә клуб алдында һәйкәл кую турында авыл халкы белән җыенда уртак фикергә килдек. Һәйкәл тирәсенә юл салу өчен Раил Насыйбуллинга мөрәҗәгать иттем, шунда ук килеп тә җитте. Авылны күркәмләндерү эшләре булсынмы ул, халыкның тормыш-яшәешен яхшырту, төзекләндерү эшләре булсынмы, беркемнең дә ык-мык килеп торганы булмады. Барысы да кулыннан килгәнчә гамәл кыла – кемдер акчалата, кемдер кул хезмәте белән ярдәм итә, техникасы булганнар техникасы белән эшкә тотына. Бу – шушы авылда белем-тәрбия биргән мөгаллимәләр Мөнәздилә Хафизова, Илсөя Хәсәншиналарның хезмәт җимеше. Авыл халкының иманлы, тәрбияле булуында имам Фәнир Хәсәншинның да өлеше зур. Алар белем, тәрбия биргән укучылар бүгенге көндә авылның тоткасы», – дип өлкәннәргә рәхмәтен белдерә авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. 
Куадылылар быел яз көне, өмә ясап, Сабантуй үтә торган мәйданчык янындагы чытырманлыкны картайган, корыган агачлардан чистартканнар. Бер гектар чамасы җиргә 120 төп алмагач үсентесе утыртылган. «Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы»нда Куадыдан яуга киткәннәр истәлегенә утыртылган җимеш агачларының һәммәсе дә исемле. Авыл халкы җәйге эссе көннәрдә алмагачларга су сибеп торганга үсентеләр матур булып алынып киткәннәр. Яшь алмагачларны кышкы чорга әзерләгәннәр, үсентеләрне кимерүче җән-лекләрдән саклау өчен дә чаралар күрелгән. 
Авыл сабантуе урынында балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган. «Алмагач аллеясына керү юлында чаңгы трассасы ясау идеясе белән янам. Баганаларга лампалар куеп, трассаны яктыртачакбыз», – дип матур ниятләре белән уртаклаша җирлек башлыгы Флер Ихсанов.
«Елга аша җәяүлеләр өчен асылмалы тимер күпер салынды. Кичләрен авыл урамнарында утлар балкый. Һәр багана саен лампалар куелган. Мәчеткә керү юллары таштан салынган, тирә-юне пөхтә», – диләр Илсөя Хәсәншина һәм аның тормыш иптәше Фәнир Хәсәншин. Алар Куадыдагы уңай үзгәрешләрне күреп ихластан сөенәләр. Аларның сүзен башка өлкәннәр дә хуплый. 
«Авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләрен башкару өчен федераль программа буенча 1,5 млн сум акча җәлеп ителде, үзара салым акчалары да тиешле урыннарга кулланылды», – дип ачыклык кертә Флер Ихсанов.
Авыл халкы эшмәкәр Рөстәм Сәхәбиевны да хаклы рәвештә авыл җирлеге депутаты итеп сайлаган. «Кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм итәбез», – ди депутат. 
Нинди генә күләмле эш башкарма, аны азагынача эшләп чыгу өчен куәтле техника кирәк. «Раил Насыйбуллин кырык эшен кырык якка ташлап техникасы белән килеп җитте. Әтиле-уллы Роберт белән Ильяс Гусамовлар үзләренең КамАЗ йөк машинасы һәм төягечләре белән бөтен эшне башкардылар, – дип билгеләп үтә җирлек башлыгы. – Безнең генә кулдан килми торган эшләр дә бар. Мисал өчен, «Алга» универсаль спорт комплексын булдыру республика күләмендә олы эш булды. Шундый чакларда һәрвакыт хакимиятнең ярдәмен тоябыз». 
Куадыда мәдәният йорты гөрләп эшли. Озакламый анда килүчеләрне Бөек Ватан сугышы корбаннарының исем-фамилияләре язылган һәйкәл каршы алачак. Бу һәйкәлнең калкып чыгуында авыл халкының матди яктан да өлеше кергән. Бердәм рәвештә җыйган үзара салым акчасының 30 мең сумы һәйкәл куюга файдаланылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев