Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләре гади түгел

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмне «Тукай Тепло-Газ» предприятиесе коллективы да күтәренке рухта каршылады. Тукай районында яшәүчеләрнең кышын уңайлы шартларда яшәве аларның профессиональлегенә, намуслы хезмәтенә бәйле. Предприятиене 2014 елдан Мосанниф Мосавир улы Ханов житәкли. Бүгенге көндә «Тукай Тепло-Газ» предприятиесе 55 жылылык котельные һәм сигез километр жылылык челтәрләрен эксплуатацияли. Жәйге чорда коллектив жылылык һәм газ торбаларын, энергетика жайланмаларын ягулык сезонына әзерләү буенча саллы эшләр башкарды. Социаль объектларны жылылык белән тәэмин итү республикакүләм программасы кысаларында газ котелларын алыштыру дәвам итте. Җитәкчене башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуы куандыра. Бәйрәм алдыннан Мосанниф Мосавирович газета аша үзенең егетләренә рәхмәт сүзләре житкерде. 

Бүгенге көндә 4 кешелек бригада Мәләкәс авылы клубында газ котелы урнаштыру белән мәшгуль. Авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия мәдәни объектта да жылылык вакытында һәм тиешенчә биреләчәк. Егетләрнең һәркайсы тәжрибәле һәм эшен җиренә җиткереп эшли торган. 
Участок мастеры Галинур Хантимер улы Булатов Актанышта туып-үскән һәм югары белем алган. Аның биографиясе 1984 елдан Тукай районы белән бәйле. Хезмәт юлын ул Мәләкәс урта мәктәбендә хәрби хезмәткә әзерлек, физкультура дәресләре укытучысы булып башлый. Аннары торак-коммуналь хужалыгы тармагында житәкче вазифасында эшләргә туры килә. Соңрак аңа слесарь, электрик, эретеп ябыштыручы һөнәрләре серенә дә төшенергә, кирәге чыкканда шул вазифаларны башкарырга да туры килә. Хәзер Галинур «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖдә участок мастеры. Газ белән эшләү зур жаваплылык сорый. Зәңгәр ягулык халыкка тиешле вакытында һәм тиешле микъдарда барып ирешсен өчен бу өлкәдә эшләүчеләр яңа технологияләрне үзләштерергә, белемнәрен даими камилләштерергә тиеш булалар. Унтугыз ел эчендә Галинур Булатов алыштыргысыз белгечкә әйләнгән.
– Шушы көннәрдә дәүләт программасы буенча Калмиядә социаль объектларга: мәктәп белән балалар бакчасына һәм клубка ике яңа котел куйдык. Жылылык челтәрләрен җир астына күчерү буенча планлы эш бара. Түбән Суыксуда балалар бакчасының утыз биш метрлы җылылык челтәрләрен җир астына төшердек. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, – ди участок мастеры.
Альберт Фәнил улы Ганиев – контроль үлчәү приборлары һәм автоматика инженеры. Инженер вазифаларына керешкәнче аңа да слесарь булып эшләргә туры килә.
– Газ приборлары белән эшләү төгәллекне ярата. Безнең профессия катлаулы да, җаваплы да, күпмедер дәрәҗәдә куркыныч та. Шулай да һәркайда үзеңне кирәкле кеше итеп тою, хезмәтеңне тиешенчә бәяләүләре барлык авырлыкны да аклый. Шуңа да электротехника белән кызыксынган, физика һәм математиканы яраткан егетләр безнең һөнәрне сайласалар, бервакытта да эшсез калмаслар. Безнең һөнәргә таләпләр югары, шул ук вакытта сорау да зур, – дип төпле киңәшләрен бирде Альберт Ганиев.
Рафил Рафхәт улы Нуриев – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы.
– Безнең һөнәрне ашыгыч ярдәм хезмәте белән чагыштырулары дөрес, – ди ул.
Тукай районы Куады авылы егете Рафил ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Яр Чаллы шәһәрендәге 64нче санлы һөнәр училищесында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 1989 елдан сайлаган һөнәренә тугрылыклы булып кала, елдан-ел разряды үсә.
– Буранына, җил-давылга карап тормыйча авария булган урынга ашыгабыз. Җылылык трассасында, котелларда, газ белән бәйле башка урыннарда килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү өчен тиз арада ремонт эшләрен башкарабыз, – ди. Сайлаган һөнәрен яратып башкарганга күрә, аңа иң катлаулы эшләрне ышанып тапшыралар. 
– Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һәрвакытта да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, үз эшен бик нык белеп һәм яратып башкарырга тиеш. Тагын бер бик мөһим таләп – бу эштә сабырлык кирәк.Үз һөнәрен яратып башкарган кеше вакыт белән дә, һава торышы белән дә исәпләшеп тормый. Безнең хезмәтебезгә ихтыяҗ зур һәм югары бәяләнә – анысы да бик әһәмиятле. Улым да эшче һөнәрен сайлады – «Чаллы икмәге»ндә эшли. Яшьләргә дә киңәшем шул: эшче һөнәрләрен сайласалар бервакытта да эш таба алмыйча интегеп йөрмәсләр. Замана таләп иткән, кирәкле һөнәрләрне сайласыннар һәм хезмәт яратсыннар, – дип аталарча киңәшләр бирә Рафил Нуриев. 
Равил Лифхат улы Әхмәтов – газ хезмәте слесаре. Югары Суыксу авылы егете Равил урта мәктәпне тәмалагач радиомеханиклыкка укый һәм армия сафларында хезмәт итеп кайта. Колхозда егерме алты ел машина йөртүче булып эшли.
– Әти гомере буе авылда газовик булып эшләде. Күңелем әти һөнәренә тартты – 2005 елдан газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, газ хезмәте слесаре булып эшлим», – ди Равил Әхмәтов. Яңа объектларга газ кертүне, газ приборларын монтажлауны, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү эшләрен оста слесарьдан башка күз алдына да китереп булмый. «Тукай Тепло-Газ» предприятиесе уңышларының сере дә шушы эшчеләргә бәйле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев