Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара форумнан кайттылар

Тукай районының 8 укучысы Биләрдән кайтты. Анда  «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү “МЕДИА БИЛӘР” форумы узды.  Бу киң масштаблы чара «Сәләт» төбәк клублары активистларын, фән олимпиадалары, иҗади конкурслар, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Россия Федерациясе субъектларының фәнни конференцияләре җиңүчеләрен, призерларын җыйды. 

«Сәләт»нең бу сменасы  социаль медиа ресурслар белән эшләүнең актуаль инструментларына, шулай ук радио һәм телевидениенең эш нечкәлекләренә багышланды. Смена программасы кысаларында белем бирү сессияләре һәм алдынгы белгечләр белән очрашулар, мастерскойлар һәм дискуссия мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр дәресләре узды, анда һәр катнашучы үз белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада кулландылар, башкаларның уңай тәҗрибәләрен үзләренә кабул итеп алдылар.


/ Фото район мәгариф идарәсе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев