Халык чишмәсе
Күптән читкә киткән, тамырлары Бордыбашка тоташкан кешеләр бакыйлыкка күчкән ата-бабаларын, якыннарын зиярат кылу өчен каберстанга килгәч элекке чытырманлык урынында чишмә челтерәвен ишетеп бер мәлгә хәйран калыр, мөгаен. «Бу моң колагыма ишетеләме?!» – дип тә уйларга мөмкиннәр. Чөнки Бордыбашта бер гасыр чамасы чишмә булмаган.
Үткән җомгада Бордыбаш халкы чишмә ачу тантанасына җыелды. Бу бәйрәмгә авылның олысы-кечесе килгән иде. Чишмәне рәсми рәвештә ачу тантанасында авыл мәчетенең имам-хатыйбы Хәмзә Мөхәммәтҗанов изге җомга көнендә Коръәни Кәримнән сурә-и аятьләр укыды, җыелган халыкка изге теләкләрен юллады: «Иманыбыз каты җир катламнарын тишеп чыккан саф сулы чишмә суыдай чиста, көчле булсын. Аллаһ Тәгалә биргән, кеше куллары белән ачылган чишмәбез игелекле хезмәт итсен!» – диде.
Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова бордыбашлыларны көтеп алган бәйрәм белән тәбрик итте: «Бордыбашка чишмә бик кирәк иде. 2020 елны авыл халкы үзара салым акчасын чишмә ачу эшенә тотарга дигән теләген белдерде. Бордыбашта 174 кеше теркәлеп яши. Халыктан барлыгы 73500 сум акча җыелды, дәүләт программасы буенча ул 367500 сум булып артып кайтты. Күмәк көч белән олы эш башкардык. Бу – халык чишмәсе. Башта чишмәнең урынын башка җиргә планлаштырган идек. Юл өстендә булса юлчылар да чишмә суыннан авыз итә алыр дип уйладык. Юл буенда, авыл башында чишмә ачу планы барып чыкмады – закон буенча трассага 25 метр якын арада бернинди казу эшләре башкарырга ярамый икән. Өлкәннәр белән бу мәсьәләне уртага салып уйлаштык-фикерләштек. Кайчандыр зират янында, авыл читендә чишмә булган. Бу хакта өлкәннәребез әти-әниләреннән ишетеп калганнар. Гасыр дәвамында ул урынны куе агачлык баскан. Яр буе чытырманлыкка әйләнгән. Кем генә бу катлаулы эшкә тотыныр икән дип борчылган идем. Ахыр килеп, үзебезнекеләр – «Сельспецстрой» егетләре алынды. Илшат Гәрәев үзенең кул астында хезмәт куючылар белән бу катлаулы эшне башкарып чыкты. Мондагы чытырманлыкны чистарту, җир эшләре, чишмәгә килү өчен ком-ташлы юл салу, чишмә күзен ачу һәм аны җиһазлау өчен күп хезмәт һәм чыгымнар тотылды. Бу кадәр олы эшне үзара салым акчасына гына ерып чыгып булмаслыгы билгеле иде. Илшат Гәрәев үз җирен, халкын яратуын изге эше белән раслады. Чынлыкта, монда чыгым икеләтә артык булды. Авылны чишмәле итү өчен вакыты белән исәпләшмәгән, хәләл көчен һәм акчасын кызганмаган Илшат Гәрәевкә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм», – дип, җирлек башлыгы авыл халкына һәм чишмә ачуда хезмәт куйган кешеләргә рәхмәтен белдерде.
Бордыбашта туып-үскән һәм гомере буе шунда яшәүче Нәсимә Әшрәфуллина: «Сиксән икенче яшем белән барам. Туган авылымда моңарчы чишмә булмады. Әби-бабайлар шушы урында элек чишмә булган дип әйтәләр иде. Авыл җирлеге башлыгына шул хакта сөйләдем. Роза Николаевна фикеремне хуплады: «Чишмәбез тарихи урынында булсын. Ераклардан ата-бабаларының каберен зиярат кылырга кайткан юлчылар көмеш сулы чишмә суы белән сусыннарын басарлар», – диде. Өлкәннәр фикерен хуплаганы өчен авыл җирлеге башлыгына рәхмәт. Олы эшне башкарган игелекле кешеләрнең барысына да Аллаһның рәхмәтләре булсын дип дога кылам», – диде.
Илдар Нуретдинов ата-бабасының туган җирендә – Бордыбашта ачылган чишмәнең тирә-ягын ямьләндерү һәм аның өстенә манаралы корылма төзү ниятен белдерде.
Халкыбыз гомер-гомергә чишмәләргә исем куйган. Бу чишмәгә «Илшат чишмәсе» дип исем бирергә дигән фикергә килделәр. Бордыбашлылар олы хәзинәгә ия булды. Аны саклау, тәрбияләү – халыкның уртак эше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев