Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык Айратка ышаныч белдерде

Полиция майоры Айрат Шаябтдинов «Халык участковые» конкурсының региональ этабында җиңү яулады. Безнең районның участок вәкаләтлесе өчен республикабызда яшәүче 12 мең кеше үз тавышын биргән. Халык ышанычын яулаган Айрат Шаябтдинов 1-10 ноябрьдә уздырылачак бөтенроссия «Халык участковые» конкурсында Татарстан данын яклаячак. 

Булачак һөнәреңне кечкенәдән дөрес итеп сайлый белү – уңышка ирешүнең төп сәбәбедер, күрәсең. Актаныш районы Яңа Әлем авылында туып-үскән Айрат балачактан милиционер булырга хыяллана. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Кама физкультура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала. Дипломлы белгеч туган авылында ике ел физкультура, ОБЖ дәресләре укыта. Өйләнгәч, Чаллы шәһәренә күчеп килеп, КАМАЗда милиция бүлегендә эшли. Хокук саклау органында эшләгән егет юридик белем алу кирәклегенә төшенә һәм читтән торып ТИСБИның юридик факультетын тәмамлый. 2014 елда Айрат Шаябтдиновны Тукай районына участок полициясе итеп куялар. Ул Иске Абдул һәм Сәмәкәй авыл җирлекләренә кергән ун авылга һәм өч бакчачылык ширкәтенә хезмәт күрсәтә. 
«Полиция хезмәте бик четерекле. Кайвакыт гомереңне куркыныч астына куярга да туры килә. Ничек бу эшне сайларга уйладың?» – дигән сорауга: «Күңел тарткан эшнең авырлыгы куркытмый», – дип гади генә җавап бирә ул. 
– Кеше сәбәпсез генә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итми, бездән ярдәм көтә бит ул. Шуңа күрә һәрвакытта да кешенең ышанычын акларга, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Халык белән аңлашып эшләгәндә генә тәртип була. Безнең эштә бик яхшы психолог булу кирәк. Кемгәдер йомшак итеп, яхшылап аңлату да җитә. Ә кем беләндер кырыслык таләп ителә. Җитди проблемаларны да, бик нечкә мәсьәләләрне дә, аеруча гаиләгә кагылышлы булганнарын ерып чыгу өчен авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре ярдәме дә кирәк. Авылда туып-үскән кеше буларак беләм, биредә халык гомер-гомергә җитәкчелеккә хөрмәт белән карый. Яшәештә моның уңай яклары бик күп. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин белән тыгыз элемтәдә торабыз, төпле киңәшләрен бирә ул. Участок полициясенең төп эше – хезмәт күрсәтә торган җирлектә тәртип булдыру һәм җинаятьне ачу. Әти-әнием кечкенәдән үк өчебезне дә эшне башыннан ахырынача яхшы итеп башкарып чыгарга өйрәттеләр. Мин хезмәт күрсәткән җирлектә җинаятьләр ачылып бара. Авыл халкы арасында туган низагларны күп очракта үзара тынычлык саклап, бер-берсен гафу иттереп, зурга җибәрмичә хәл итәргә тырышабыз. Эшне тиз тотып, үз вакытында тиешле чара күрсәң, җинаять йомгагы никадәр генә оста яшерелгән булса да, җеп очы килеп чыга. Бакчачылык ширкәтләрендә күпчелек җинаятьләр урлашу белән бәйле. Күршеләр бер-берсенең милкенә кул суза. Караклык итүче кеше үзенчә беркем дә күрмәде дип уйлый. Без капчыкта ятмый, эзләнә торгач, күрүчеләр – шаһитлар табыла. Җәмгыятьнең бер гражданы буларак, мине шул нәрсә борчый – кешенең үз гөнаһы өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәгенә ышанмавы, – ди Айрат Айдар улы.
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән әнисе белән электрик булып хезмәт куйган әтисе улларында намус, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли белгәннәр. «Тирә-юнебездә яшәү урыны булмаганнар да көн күрә. Тиенен тиенгә ялгап яшәүчеләр да бар. Финанс ягыннан мөмкинлеге булган кешеләр кулларыннан килгәнчә мохтаҗларга ярдәм кулы сузсалар, җәмгыятебездә җинаять кылулар кимер иде», – ди ул.
Халык ышанычы – Айрат Шаябтдинов өчен иң мөһиме. Хезмәте җитәкчелек тарафыннан да бәяләнгән: ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасына, район хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булган. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Әхтәмова: «Участок полициясеннән уңдык. Айрат Шаябтдинов авыл җыеннарында, мәктәптә уздырыла торган ата-аналар җыелышларында һәм өлкән сыйныф укучылары алдында тәрбияви темаларга чыгышлар ясый. Ул – бик оста психолог. Яшүсмерләр белән дә, зыян күргән кеше белән дә, җинаятьче белән дә ни рәвешле сөйләшергә кирәклеген белә», – дип Айратның үз хезмәтен яратып башкаруын ассызыклый.
«Һәркем үз эшен тиешенчә башкарса, җәмгыятебездә тәртип булыр иде. Мин үз эшемне яратам. Гаиләм – ышанычлы, ныклы тылым бар. Эшемдә ирешкән уңышларымда хәләл җефетем Фирдүсәнең өлеше зур. Конкурста катнашырга да хатыным рухландырып торды. Безнең хезмәт тынгысыз, вакыт белән исәпләшеп булмый. Шуңа да өч балабызны тәрбияләү, хуҗалык эшләрен башкару күпчелек вакыт хатыным иңнәренә төшә. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен», – ди Айрат.
Без исә Айратка уңышлар телибез һәм 1-10 ноябрьдә барачак конкурста якташыбызны хуплап тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев