Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халкыбыз тарихын кайтару өчен янып-көеп йөрүче шәхесебезне үз күзләребез белән күрдек

Теләнче Тамак авылында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган язучы Вахит Имамов белән очрашу узды.

Менә шундый зур шәхес белән күрешү, аралашу – безнең өчен зур сөенеч булды. Шуңа күрә без аның үзен дә җирлегебез горурлыгы булган кешеләр белән таныштырырга булдык. Шуларның берсе – Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов. Аның Казаклар авылында урнашкан туган нигезенә, Герой исемен йөрткән мәктәпкә экскурсия оештырылды. Кичәдә укучыларны Вахит Имамовның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Аннары сүзне Вахит Шәйхенурович үзе алды, тарихи романнарның язылу тарихларын сөйләде, әдәбиятка, татар телен өйрәнүгә булган фикерләре белән уртаклашты. Әлбәттә, «Япон татары», «Сәет батыр», «Утлы дала» кебек романнары һәм башка повестьлары белән китап сөючеләр күңеленә кереп калган әдипне ишетергә, аның белән әңгәмә алып барырга теләүчеләр күп булды. Түгәрәк өстәл янында барлык сорауларга да матур итеп җавап бирүче Вахит Шәйхенуровичны барысы да таң калып тыңлап утырды. Аның сөйләм теленә гашыйк булган авыл халкының әдипне тиз генә җибәрәсе килмәде, аңа кабат-кабат үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар.
Каладан килгән язучы шулай ук Теләнче Тамак авылында урнашкан интернат мәктәп белән танышты. Вахит ага андагы укучыларның кул эшләренә соклануын белдерде.
Бу очрашу бик озак елларга истә калырлык булды. Вахит Имамовны көн дәвамында авылыбызның мәктәбе директоры Лилия Исхакова, ветеран укытучы, Юрий Гагаринның беренче шәхси машина йөртүчесенең тормыш иптәше Долорес Сәйфиева җирлек белән таныштырып йөрде. Алар да язучыны шундый уй-фикерләр белән озатып калды.
Чыннан да, үз язмышын татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, халкыбызның югалган тарихын кайтару өчен янып-көеп йөрүче шәхесебезне үз күзләребез белән күрүебез, аның фикерләре белән кызыксынуыбыз, аның безгә карата уянган җылы мөнәсәбәтен тою – безнең өчен онытылмаслык мизгелләр иде.

Рамилә Сәгъдива,
Теләнче Тамак авылы китапханәсенең баш китапханәчесе.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев