Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кешеләргә әйтер сүзе бар...

Күзкәй китапханәсендә очрашуга биш китап авторы, Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева киләсен белгәч, сөенеп куйдым.Шигырьләре "Якты юл" газетасында басылып тора, мәктәпләрдә, китапханәләрдә шигырь сөючеләр белән очрашулары турындагы хәбәрләрне укып торам.Мине дә онытып бетерми-электрон почтама табадан яңа төшкән шигырьләрен җибәргәли. Яңа гасыр каналында Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева,...

Күзкәй китапханәсендә очрашуга биш китап авторы, Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева киләсен белгәч, сөенеп куйдым.Шигырьләре "Якты юл" газетасында басылып тора, мәктәпләрдә, китапханәләрдә шигырь сөючеләр белән очрашулары турындагы хәбәрләрне укып торам.Мине дә онытып бетерми-электрон почтама табадан яңа төшкән шигырьләрен җибәргәли. Яңа гасыр каналында Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева, Резидә Шәрәфиеваның Рәзинә язган җырларны (сүзләрен дә, көен дә үзе язган) башкаруларын ишетеп тә аның өчен сөенгән идем. Ниһаять, тынгысыз җан, ерак араларны якын итеп, безнең авылга килергә ниятләгән.

Рәзинә Сәетгәрәева белән танышуым күп еллар элек булды."Якты юл" газетасында эшләгән чагым.Калын бер дәфтәр тулы шигырь күтәреп яшь, чибәр ханым килеп керде .Бик ачык йөзле, ничектер, үзенә тартып тора. Бикләннән килүен әйтте, үзе бер туктаусыз сөйли, ә мин аның шигырьләре "арасына" кереп чумдым.Төрлесе: чиле-пешлеләре дә, саллы гына фикерле, кем әйтмешли, җырлап тора торганнары да бар. Еш кына бик күп теманы колачларга тырышкан, эчтәлеген ачып ук бетерә алмаган.Дөньямны онытып укыйм. Редакциягә эшкә мин үзем дә шигырь язып килеп кергән идем. Шигырь язу техникасы, шигърият дөньясы турында байтак сөйләштек ул көнне. Аннары газетаның битен тутырып, үзенең фотосын да куеп шигырьләрен бастырып чыгардык. Шуннан башлап Рәзинә газета белән арасын өзмәде, хәбәрләр дә язгалады. Байтак еллар үткәч, газетага эшкә килде.

Карап торам, теге еллардан соң каләме ярыйсы гына чарланган,осталыгы үскән, тематика баеган.Ул авыл кешеләренең характерын әйбәт белә, аларга гына хас үзенчәлекләрне оста итеп тотып ала һәм шигъри юлларга сала. Җылы сагыш белән өретелгән хикәяләре, парчалары да дөнья күрде. Бүген ул яскынып иҗат итә, үзен төрле жанрларда сыный, җырларына көйләр дә яза.

Күзкәй китапханәсенә йөрүчеләр менә шундый тынгысыз, туктаусыз эзләнүчән, иҗатта яна торган шагыйрә белән очраштылар. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова Рәзинә Сәетгәрәеваның иҗаты белән таныштырды:

-Шигырьләре хисләргә, кичерешләргә үтә бай. Әйтик :"Минем җаным ачык һәркемгә дә, җырларымда-күңел халәтем.Сөйсәм сөям соңгы сулышкача, канаганчы сабыр канатым..." дип хисләндерә дә: "Тизрәк үсәсем килә,җырчы буласым килә, "биек үкчәләр" киеп,тып-тып йөрисем килә" дип сабыйга әйләнә дә куя. "Рәзинә ханымның шигырьләре шуның белән кызыклы да. Аның кешеләргә әйтер сүзе күп",-диде Тәнзилә Ахуновна. Тәгъзимә Гыйздетдинова авторның нәкъ менә тормыш төпкеленнән алып язган хисләргә бай шигырен укыганда тамакка төер утырды. "Мин бүген үзем өчен яңа шагыйрә ачтым",-диде үзенең чыгышында гомере буе татар теле һәм әдәбиятын укыткан Зөһрә Маннапова.

Очрашу өч сәгать дәвам итте.Рәзинә төрле темага язылган шигырьләрен укыды, бик моңлы аһәң белән яңа гына язылган җырларын җырлап күрсәтте.Аның күп кырлы талантына, энергиясенә, кешеләр белән аралашу осталыгына сокланып утырдык, иҗатында уңышлар, яңа үрләр яулавын теләдек, чөкелдәшеп-гөрләшеп чәй эчтек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев