Кемдер ял итә, ә кемдер акча эшли
Ел фасыллары арасында җәй - иң матур вакытларның берсе. Аеруча җәйге каникуллар өчен. Туйганчы су коенып, киң кырларда уйнап, күңел ачып йөрү яки чит җирләрдә сәяхәт итеп, сәламәтләнеп кайту өчен иң кулай вакыт. Шулай да балаларның һәм яшүсмерләрнең барысы да бу вакытта ял итү белән генә чикләнми. Байтагы җәйге чорда...
- Җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыру җиңел түгел, әлбәттә. Чөнки балигъ булмаган затларны эшкә алу - зур җаваплылык. Аннары закон буенча 14-16 яшьлек яшүсмерләр көненә 4 сәгать, 16-18 яшьлекләр 6 сәгать эшләргә тиеш. Күп кенә оешмаларга андый эшчеләр кирәкми. Шулай да, безнең хәлгә кереп, балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруда ел саен даими хезмәттәшлек итүче оешмалар, авыл җирлекләре бар, - дип сөйләде редакциягә килгәч Татьяна Сиврюк.
Шундыйлардан ул Сәйдәшев исемендәге һәм «Ярыш» хуҗалыкларын, Кнәз, Кече Шилнә, Түбән Суыксу кебек күп кенә авыл җирлекләрен билгеләп үтте. 13 августка мәшгульлек үзәге аша 75 яшүсмер эш белән тәэмин ителгән. Хезмәт хакына килгәндә, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балаларга тулы сәгатьләрне эшләгәндә 1275 сум һәм эш бирүчедән 6420 сум (минималь хезмәт хакы) күләмендә акча түләнү каралган.
- 20 баланы эшкә алган Кнәз авыл җирлеген аеруча билгеләп үтәсем килә. Балалар җирлек, һәйкәл, обелиск территориясен төзекләндерүдә эшләде. Әлеге вакытка Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 15 бала эш белән тәэмин ителгән. Яшүсмерләрнең амбарда - үлчәүче, егетләр - комбайнчы ярдәмчесе, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүдә слесарь һәм көтүче булып эшли, - диде Татьяна Николаевна.
Бер уңайдан, без районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта булып, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан яшүсмерләр белән күрешеп, сөйләшеп кайттык.
Мерәс авылында урнашкан хуҗалык идарәсендә безне баш хисапчы Илсур Сафин каршы алды. Аның белән без иң элек амбарга юл тоттык.
Биредә әлегә тып-тын. Үлчәүчеләр утыручы бүлмәдә исәп-хисап дәфтәре алдында баш игән Илвина Мөхәммәтдиновага тап булдык. Ул инде дүртенче урагын ашлык кабул итүдә эшли. Быел унберенче сыйныфка күчкән кызның тәҗрибәсе шактый: алтын бөртек төягән «КамАЗ»ларны ул җәһәт кенә үлчәп амбар эченә озата. Аның хезмәттәше, күрше Иске Абдул авылы ындыр табагында эшләүче Чулпан Сафина да беренче ел гына үлчәүче булып эшләми. Быел мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан аграр университетына, икътисадчы белгечлегенә укырга кергән. Җәйне бушка уздырмыйм дип, эшкә урнашырга булган.
- Беренче ел эшләгәндә авыр иде. Аңлап җиткермәгән, хаталар ясаган чаклар күп булды инде. Хәзер бер өйрәнгәч, авырлыгы юк. Эш шартларыннан да, хезмәт хакыннан да канәгать, - диде ул.
Чулпан белән бергә амбарда эшләүче, унсигез яше тулып килүче Раил Минһаҗев та быел Казан милли тикшерү техник университетына (КНИТУ), конструктор белгечлегенә укырга кергән. Алай гына да түгел уку йортының бюджет бүлегенә үткән.
- Җәй саен Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта эшлим. Быел бишенчесе сезон, - ди ул, склад стенасына измә сылаудан аерылып. - Начар булса, шул кадәр вакыт биредә эшләмәс тә идем.
Аннары без хуҗалыкның 37 гектардагы арпа басуына китәбез. Биредә комбайнчы ярдәмчеләре булып уналты яшьлек Рифат Сәгыйдуллин, ундүрт яшьлек Флүр Шәяхмәтов, унҗиде яшьтәге Раил Сәйфуллин һәм унбиш яшьлек Илшат Габидуллин эшли. Егетләрнең һәркайсы үз эшен яхшы белә, әле комбайн янында кайнаша, тәҗрибәле комбайнчы кушуы белән әле монысын, әле тегесен эшли. Алар белән сөйләшүнең кыска гына вакыты эчендә дә үз эшләре турында канәгать булуы ачык күренә.
- Әй, апа, ошый инде, акчасын да кызганмыйча вакытында түләгәч, безгә биредә эшләү сөенеч кенә, - дип, алар кире комбайннарына таба ашыга-ашыга йөгерделәр.
Менә шулай хезмәт яратып, эшкә өйрәнеп үскән яшьләргә карап сөенәсе генә кала. Аларны эшкә алып, тиешле шартларын үтәп, кайгырткан җитәкчеләрне дә мактап кына телгә аласы. Һәммәсенә дә хезмәтләрендә уңышлар телибез.
P.S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев