Күңелне сафландырдык
Нефтебаза поселогында да Кышны озату бәйрәме бик күңелле үтте.
Һәрвакыттагыча бәйрәмгә бар йоласына туры китереп әзерләндек. Мәйданчыкка халык шактый җыелды. Аеруча балалар күп иде. Күңелле музыка уйнап торды, һәркем рәхәтләнеп күңел ачты. Биедек, җырладык, уеннар оештырдык. Кайнар чәй һәм коймак белән сыйландык. Бәйрәмне оештыруда Тамара Николаевна Солтанова бик күп көч куйды. Аңа бар поселок халкы исеменнән рәхмәт әйтәсе килә.
Наталья Пекменова.
/ Фото Наталья Пекменовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев