Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләребез аруланды 

Качману – безнең өчен зур бәйрәм. Бу көнне чиркәүләрдә изгеләндерелгән су зур көчкә ия була, ел буе бозылмый тора. Әлеге су җанны, тәнне сихәтләндерә, авыртудан азат итә.

19 гыйнвар төнендә Борды авылында Качману үтәсе урынга юл ачтылар. Авыл яшьләре бәке дә тишеп куйганнар, янәшәсендә җылы бүлмә дә булдырганнар. Авылыбызның иман йортына йөрүчеләр службага бастылар. Су аруландырылганнан соң, бәке тирәли суга чумылучылардан чират тезелде. Иң беренче булып суга ир-егетләр, аннары хатын-кызлар чумды. Изге су белән бит-кулларын юып, авыртулардан арынуны теләделәр. Суга чумылганнар өчен кайнар чәй, коймак әзерләнгән иде. Бергәләшеп чәй өстәле артында җырладык, бер-беребезгә матур теләкләр теләдек. 
Икенче көнне халык иман йортына җыелды. Авылга чаң тавышы таралды. Вячеслав рухани алдан әзерләп куелган суларны аруландырды. Иман йортына килгән барлык авыл халкы, кунаклар изге сулы булдылар, бер-берсенә җан тынычлыгы, саулык теләп өйләренә таралыштылар. 

Борды авылы халкы.

Фото предоставлено Анной Дусмановой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев