Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күңелем түрендә – авылым тарихы»

Мәләкәс авылында узган, «Күңелем түрендә – авылым тарихы» дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәменең максаты авыл җирлеге составында булган биш керәшен авылы: Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинин һәм Куаклы авыллары тарихын тамашачыларга җиткерү иде. 

Мәләкәс

Авыл аксакаллары сөйләп калдырган риваятьләр буенча, якынча 500 еллар элек Мәләкәс авылы урынында урманнан агып төшүче кечкенә чишмә буенда Чәде авылы булган. Авыл яныннан Бөгелмәдән Алабуга каласына илтә торган үзәк юл үткән. Юлчылар чишмә янына туктап, сусауларын баскан, ял иткән. Авыл исеме, имеш, юлчы урысларның чишмәне «Святая вода» дип атауларыннан «святы» сүзенең «чәде»гә үзгәрүеннән килеп чыккан.
Мәләкәс елгасы ярларына борынгы бабаларыбыз кайчан килеп урнашкан, бу төбәктә кемнәр яшәгән, алар ни белән шөгыльләнгән? Шушы сораулар белән без Мәләкәс авылы тарихын өйрәнүче авылдашыбыз Розалина Середенинага (Евдокимова) мөрәҗәгать иттек. Ул архив документларына таянып, безне тарих белән таныштырды.
1722, 1748 еллар ревизияләре буенча авылда ясаклы татарлар яшәгән. 1762 елдан башлап бу авылда исә ясаклы «иске» керәшеннәр торуы әйтелә. Архив документларында авылга беренчеләрдән булып Иван Федоров җитәкчелегендә Вятка өязенең Енбулаева Поченок авылыннан – 6 , Ак Поле – Андрева авылыннан – 4 һәм Югары Ибраш авылыннан 10 керәшен гаиләсе килеп төпләнә. Болар барысы да ясаклы «иске мәҗүси керәшеннәр» була. 1795 елгы ревизия документларында авыл Чәде – Мәләкәс буларак билгеле. Ә инде 1860 елларда авылның исеме Югары Мәләкәс булып йөртелә. 
Мәләкәс мәктәбенең дә үткәне бик еракларга барып тоташа. 1868 елда Алабуга купецы Дмитрий Иванович Стахеев ярдәме белән Мәләкәс авылында чиркәү яны мәктәбе ачылып, аңа Игнатий Тимофеев укытучы булып билгеләнә. 1871 елда бу мәктәптә барлыгы 40 укучы санала, укытучы вазыйфасын Филипп Гаврилов башкара. 1874 елда Казаннан яңа укытучылар ирле-хатынлы Дмитрий Максимов белән Агафия Гаврилова җибәрелә. Революциядән соң чиркәү яны мәктәбе башлангыч мәктәп булып кала. 1949 елда авыл мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә. Ə 1960 елларда ачылган яңа белем йорты урта мәктәп статусы ала.
 Мәләкәс халкы тарих дулкыннарына ияреп, күп вакыйгаларны кичергән. Революциядән соң Мәләкәстән 9 хуҗалык аерылып чыгып урман янында яңа авыл – Кырмыска авылы хасил була. Күмәкләшү елларында колхоз оештыру өчен иң кимендә ун хуҗалык булырга тиеш дигән карар чыккач, Кырмыска халкы Мәләкәс, Калинин һәм Куян авылларына күчеп утыра. 30нчы еллар башында Мәләкәс авылында Ворошилов исемендәге колхоз оешып, аның беренче председателе итеп Василий Евсеев билгеләнә.

Иске Җирекле

Мәләкәс елгасының түбән өлешенә бик матур урынга урнашкан тагын бер авылыбыз Иске Җирекле архив документларында 1722 елда телгә алына, ә 1748 ел ревизиясе буенча анда Андрей Федоров җитәкчелегендәге «яңа керәшеннәр» яшәве теркәлгән. 1762 ел ревизиясендә җитәкчеләре булып Григорий Карпов тора, ә халкы «иске керәшеннәр» дип теркәлә. 1910 елны Иске Җирекледән берничә гаилә Калинин авылыннан бер-ике чакрым булган җиргә күченеп киләләр һәм авылның исемен Яңа Җирекле дип атыйлар. Халык телендә бу авылны Куян авылы дип тә йөртәләр.

Куаклы

Куаклы авылы үз исеменә 1989 елда гына ия була, аңа кадәр бу авыл Мәләкәс урманчылык участогы дип йөртелә. Урманның уртасында урнашкан булгангамы, авылдашлар Куаклы дип исем кушкан. Биклән леспромхозына караган Мәләкәс урманчылык участогына 1947 елда нигез салына. Беренче булып килеп урнашучылар Калинин авылы кешеләре. Күпләр өчен эш урыны булган участок әкренләп зурая, үсә, бараклар төзелә, бүрәнәдән йортлар салына башлый. 1989 елның 19 маеннан авыл булып исәпләнә.

Калинин

Калинин авылы матур табигатьле, урман куенына сыенып утыручы кечкенә генә авыл. Ул 1927 елны барлыкка килә. Аңа нигез салучылар Мәләкәс авылыннан – 42, Бура-Киртә авылыннан 6 гаилә күченеп килүчеләр була.

Сәнгати үзәк

Кичәдә гаилә шәҗәрәләре белән танышуга дә өстенлек бирелде. Нәрсә соң ул шәҗәрә? Шәҗәрә ул – нәсел агачы дигән сүз. Нәсел бер бабайдан килә торган кешеләр буыны. Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел. Чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк.
Җиде буынын да белгән кеше элек-электән үк чын кеше дип саналган.. Кешеләр үз бабаларының кемнәр икәнен белеп, алар рухына дога кылган, зиратларга барып каберләре янында искә алган. 
 Безнең мәктәптә белем алучы башлангыч сыйныф укучылары үз гаиләләренең кечкенә шәҗәрәләрен ясаганнар. Ә инде 10 сыйныфтан Трофимов Артур үз гаиләсенең шәҗәрәсен тирәнтен өйрәнеп, тугыз буынга кадәрле ерак бабаларын эзләп тапкан. 
Мәләкәс авылын якын-тирә районнарның керәшен авылларын бергә җыйнап, милли җәүһәрләрне барлап торучы сәнгати үзәк дип әйтсәк тә, арттыру булмастыр. Элек-электән килгән матур гореф-гадәтләр «Питрау» фольклор төркеме оешкач тагын да күркәмрәк төсмер ала. Бүгенге көндә «Питрау» коллективында өлкәннәр генә түгел, төрле яшьтәге өч балалар төркеме дә бар. 
 Мәләкәс авылы җирлегендә бүген инде керәшен халкы гына түгел, төрле милләт кешеләре бер-берсен хөрмәт итеп дус, тату булып гомер кичерәләр. Авылларыбыз яшәрә, яңадан-яңа йортлар төзелә, юллар салына. Кайчандыр шәһәрдә яшәгән авылдашларыбыз да кире кайтып туган нигезләренә төпләнә.

Лидия Фәртдинова, Мәләкәс авылы китапханәсе мөдире. 
/ Фото Лидия Фәртдиновадан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X