Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күңелем һаман эшемә тарта әле», – ди Фәүзия Салихова 

Шәфкать туташлары турында язарга ниятләгәч, юри генә аңлатмалы сүзлекне актардым: нәрсә ул шәфкать, ни аңлата? Кызгану, аяу хисе, мәрхәмәт, рәхимлелек, ярдәмчел булу, изгелек дигән мәгънәләргә ия икән ул. Уйлап куйдым, чыннан да, нәкъ менә мин язачак һөнәр ияләренә хас сыйфатлар бит болар.

Сугыш елларында Иске Абдул авылы медпунктында Нәгыймә апа Димеева белән Ульяна апалар тормыш авырлыкларыннан иза чиккән, ачлык-ялангачлык талаган авыл кешеләренең сәламәтлеге сагында чын геройларча торганнар. Тиешле шартлары, ягарга утыны булмаган медпункт ул хәтәр елларда бик күпләрне чирдән аралаган, фронттан яраланып кайткан солдатларны аякка бастырган, шәфкать туташлары авылга йогышлы чирләрне кертмәс өчен бөтен чынбарлыкларын биреп тырышканнар. Күпме еллар узган аннан соң, ә авылның өлкән буын кешеләре Нәгыймә, Ульяна апаларны бүген дә рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Алмашка Фәүзия Салихова белән Роза Хафизова апалар килгән. Өлкән буын башлаган традицияләрне кабул итеп, сайлаган һөнәрләренә ихлас күңел биреп хезмәт күрсәткәннәр алар авыл халкына.
Авылда эшләүче шәфкать туташларының төгәл эш сәгатьләре юк дисәм дә ялгыш булмас. Чир, гадәттә, төнлә кузгалучан, авыру кая барсын, кайдан табиб чакыртсын, әлбәттә, шәфкать туташының тәрәзәсен кагарга туры килә. Фәүзия апа бүген зарланып түгел, сагынып искә ала эшләгән елларын. Өчәр төн тоташ авыруга чакырган чаклар булган. Ә ул бу хезмәткә 45 ел гомерен багышлаган! Шул дәвердә нинди генә авырулар, кеше гомеренең кыл өстендә калган очраклары булмаган, үз һөнәренең чын остасы Фәүзия апа югалып калмаган, тиешле медицина ярдәмен күрсәтә белгән, күпме гомерләрне саклап калган ул. Күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнар, рәхмәт хатлары шул хакта сөйли. Районның их яхшы шәфкать туташлары исәбендә йөргән ул. 
Ире Мөсәвир дә, аның хезмәтенең асылын аңлап, олылап яшәгән, кулыннан килгән ярдәменнән ташламаган. Үзе күп еллар «Алга» колхозында терлекчелектә эшләгән, иген дә иккән, аны җыеп алуда да катнашкан. Кыскасы, хезмәт сөючән, кешеләргә карата ихтирамлы, үрнәк гаилә бу. Ике кызларын – Флүзә белән Фирүзәне дә, үзләре үрнәгендә, эшчән, тырыш, сайлаган һөнәрләренә намус белән хезмәт итә торган итеп үстергәннәр. Кызлары Флүзә, Минзәлә медучилищесын тәмамлап, юлын әнисенең эзеннән дәвам иткән – Иске Абдул медпунктында шәфкать туташы булып эшли. Авылның уңган егете Флүр белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр. Фирүзә – укытучы, Иске Абдул мәктәбендә балаларга белем бирә. Авылдаш егете Нәргиз белән бик матур, тату яшиләр.
Фәүзия апа аралашырга бик рәхәт кеше. Медпунктта эшләгән елларын рәхәтләнеп искә алды ул. Каты авыруны төн уртасында район дәваханәсенә алып бару өчен транспорт булмыйча, җан атып йөрүен, шулай да авыруны илтеп җиткерү җаен табуын да кыен итеп түгел, хезмәт елларының бер мизгеле итеп искә алды ул. «Юк-юкта медпунктка барып кайтам, күңелем шунда тарта», – ди хезмәт ветераны. 
Авылда хөрмәтле кешеләр Салиховлар. Ни әйтсәң дә, тырыш хезмәт һәрчак хөрмәт китерә шул.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев