Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә тукайлылар үзләрен эзтабарлар ролендә сынап карадылар

Кызлар җәйге кечкенә сумкалар әзерләүдә мастер-класста катнаштылар. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Тукай районы Теләнче Тамак авылы китапханәсендә «Китаплы балачак» программасы буенча мавыктыргыч чаралар узды. Әйтик, «Шерлок Холмсның детектив агентлыгы» дип исемләнгән квест-уен үтте. Балалар Шерлок Холмстан килгән уйдырма хат буенча төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Аларга язучылар, әкиятләр исемнәрен...

Кызлар җәйге кечкенә сумкалар әзерләүдә мастер-класста катнаштылар.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Тукай районы Теләнче Тамак авылы китапханәсендә «Китаплы балачак» программасы буенча мавыктыргыч чаралар узды.

Әйтик, «Шерлок Холмсның детектив агентлыгы» дип исемләнгән квест-уен үтте. Балалар Шерлок Холмстан килгән уйдырма хат буенча төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Аларга язучылар, әкиятләр исемнәрен искә төшерергә туры килде.

Икенче көнне балалар командаларга бүленеп, Шарль Перро әкиятләре буенча үзенчәлекле викторина - әдәби дартс уенында катнаштылар. Иң күп балл җыйган кызлар һәм малайлар иң зирәкләр дип табылды. Уен тәмамлангач, кызлар шәрык биюләренә мастер-класс күрсәттеләр. Соңыннан китап бәйрәме тәмле чәй табыны янында дәвам итте.
Моннан тыш китапханәдә «БиблиоЭмпирия» - тәҗрибәләр мәйданчыгы эшләде. Бу көнне бирегә килгән һәр бала кристаллар үстерүгәүзенең өлешен кертте. Ә кызлар җәйге кечкенә сумкалар әзерләүдә мастер-класста катнаштылар.

Әле күптән түгел генә китапханәгә «Ак чәчәк» балалар бакчасыннан нәни китап яратучылар килделәр. Алар «Китап галәменә сәяхәт» дип исемләнгән чарада катнашты. Балалар хозурына китап укуның әһәмияте турында видео, «Ал чәчәк» әкиятенә буктрейлер тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Райлә Закирова һәм Ләйсән Галиева балаларга Фоат Садриевның «Мырауша һәм Йөгерчек» хикәясе буенча курчак театры күрсәттеләр. Мондый бәйрәмгә килүләренә балалар бик шат булдылар һәм кабаттан безнең китапханәгә килергә теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев