Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнә халкы ана яклы

Газетаның 5 февраль санында «Кече Шилнәдә яшәүче ханым үз малаен буып үтергән» дигән язма басылган иде. Үтерүдә гаепләнгән әлеге ханымның эше бу атнада җомга көнне район судында карала башлаячагын белдерде район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов. Газетада басылган язма буенча редакция телефоны аша үз фикерләрен әйтүчеләр булды. Шалтыратучылар ана яклы....

Газетаның 5 февраль санында «Кече Шилнәдә яшәүче ханым үз малаен буып үтергән» дигән язма басылган иде. Үтерүдә гаепләнгән әлеге ханымның эше бу атнада җомга көнне район судында карала башлаячагын белдерде район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов. Газетада басылган язма буенча редакция телефоны аша үз фикерләрен әйтүчеләр булды. Шалтыратучылар ана яклы. Дүшәмбе көнне генә электрон адрес буенча пенсионер Федор Головиннан түбәндәге эчтәлекле хат алдык. «Зинаида Воронова белән мин күптәннән таныш. Мәрхүм ире Валентинны да белә идем. Гомер буе авыр хезмәттә эшләгән бу хатын бик күп сынаулар аша узды: әнисен, абыйсын, ирен, улын, ике оныгын җирләде. Инде менә бу улын да тайгак юлдан саклап кала алмады.
Якыннарны югалту бик авыр, ә юлдан язган балаларны ничек кулга алырга? Бүгенге тормышта аларны ничек дөрес юнәлешкә борырга? Гаилә кыйммәтләре югала барган бүгенге заманда кемнән яклау сорарга? Зинаида Степановнага кем ярдәм итә ала иде соң? Төрмәдән кайткан баласын ул киредән тәрбияли ала идеме? Бу сорауларга кем җавап бирер?
Әнисен мыскыллаган өчен төрмәгә эләккән бер ирне, камерадашларының бу гамәле өчен аны ничек кыйнаганнарын беләм.
Чарасызлыктан эшләгән җинаяте өчен ана бик кайгырадыр, суд фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклар һәм дөрес карар чыгарыр дип уйлыйбыз. Без ананы ирегеннән мәхрүм итмәү яклы. Бу Кече Шилнәдә яшәүче бар халыкның фикере. Суд үзебезнең авыл кешеләре алдында - мәдәният йортында үткәрелсен иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев