Кече авылның олы куанычлары
Әжмәкәй авылы жирлегенә караган Иске Гәрдәле авылында соңгы ике елда бер-бер артлы социаль объектлар янартыла. Биредә яшәүчеләрнең кәефләре дә яхшы. Чөнки тормыш уңайлана, авылның киләчәгенә ныклы өмет бар.
Су – яшәү чыганагы
Иске Гәрдәленең үзәк урамында бүген буйдан-буйга канау казылган. Су кертүгә алынган подрядчы оешма егетләре торбалар сузу белән мәшгуль.
– Эшчеләр көн саен иртәнге сәгать 6дан кичке 7гә кадәр эшлиләр. Иртә белән ике экскаваторны кабызып эшкә тотыналар, аларның гөрелдәве матур музыка сыман тоела миңа. Барыбыз да көтеп алдык бит бу бәхетне, – ди авылның старостасы – гомере буе авылдашларының шатлыгын бүлешеп, кайгысын уртаклашып, авыл сулышы белән яшәүче Гүзәлия Әхмәдиева:
...Су беткән, тагын су җитмәде, су болганчык... Гәрдәле халкы инде менә ничә еллар рәхәтләнеп чиста су куллана алмыйча иза чигә иде. Су кертү – зур чыгымнар сорый торган, катлаулы эш, аны үзара салым акчасына гына берничек тә башкарып булмый. Үзләренең гозерләрен әйтеп авыл халкы район башлыгы Фаил Камаевка мөрәҗәгать иткән иде. Аннары авыл жирлеге житәкчелеге файдалана торган суның экспертизасын, су кертү проектын ясатып, канау казылачак җирнең мәйданын үлчәп, кирәкле документларны әзерләде. Район башлыгы, үз чиратында, гәрдәлеләрнең проблемасын республика Президентына житкерде. Бу мөһим социаль объект төзелешенә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде.
Шулай итеп, озакламый Иске Гәрдәле халкы чиста сулы булачак.
Кибет – өй янында
Узган ел гына Иске Гәрдәле авылында дәүләт программасы буенча бөтен уңайлыклары булган модульле яңа кибет ачылган иде. Авыл халкы бүген дә кибетсез торган чакларын искә ала.
Иске Гәрдәле халкы тоз, шырпы, сабын беткән саен Чаллы юлын таптый торган булган. Машиналы кеше тиз генә урап кайта да ул. Ялгыз яшәгән карт-карчыкларга бик читен була. Алар атнага ике тапкыр Яңа поселогыннан килгән автолавканы көтәргә мәҗбүр булалар.
– Хәзер һәр көнне иртә белән Боерганнан кайнар ипи, төрледән-төрле камыр ашлары килеп тора. Сатучы буларак та, сатып алучы буларак та бик канәгатьмен, – ди сатучы Гүзәлия Солтанова. Авыл халкына кибеттә ризыкны сайлап алу мөмкинлеге бар: кибет киштәсендә ипекәйнең ниндие генә юк! Азык-төлек ассортименты бай. Көндәлек кирәк-яраклар да кайтып кына тора.
– Аллаһның рәхмәтләре яусын, җаның ни тели – кибеттә барысы да бар. Олыгайгач үзем өчен генә камыр басып, мич ашы пешерәсе килми. Кайвакыт кайнар өчпочмак, кайчагында татлы бәлеш алып чыгам да, рәхәтләнеп чәй эчәм, – ди өлкән яшьтәге Фәүзия Касаева. Янәшәдә басып торган Рәйсә ханым:
– Элеккеге кебек әйберләрне тартмалап алып куймыйбыз инде. Кирәккән саен керәбез дә алабыз. Шәһәр халкы сыман, яңадан яңага өйрәнеп беттек. Безнең райпо директоры да кече авылда яшәүче халыкны кайгырта – автолавка йөреп тора, – ди Гүзәлия ханым һәм шул арада телефоннан заказ кабул итә. Баксаң, үзләре кибеткә йөри алмый торган әби-бабайлар кирәк-яракларын әйтеп шалтыраталар, сатучы өйләренә илтеп үк бирә икән. Ә инде заказ зур күләмдә булса, машина йөртүче илтеп бирә.
– Автолавкада машина йөртүче Илнур Миңнекәев районыбыздагы егерме бер кече авылга һәм биш бакчачылык ширкәтенә барып сату итә. Әби-бабайлар нәрсә кирәген әйтеп җибәрәләр, Илнур аларның заказын үти. Халык Илнурны бик ярата, – ди Гүзәлия хезмәттәшенең кешелекле булуын ассызыклап.
ФАПлы да булдык
«Авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтүне ныгыту» республика программасы кысаларында 2018 елның декабрендә Иске Гәрдәледә модульле фельдшер акушерлык пункты ачылды.
– Медпунктка килгән идем. Фельдшерыбыз алыштыргысыз безнең. Авылыбыз белән Алексейга рәхмәт укыйбыз – ди Гөлүсә Каюмова. Кайбер авырулар Алексей Гурьянов кабул иткәннән соң ук дәваланып аякка басалар икән.
– Ул фельдшер булса да, авылыбызның врачы дип кабул иттек аны. Рәхмәтләребез чиксез, – диләр өлкәннәр. Модульле фельдшер-акушерлык пунктында авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Медпунктта авырулар өчен дә уңайлыклар булдырылган. Кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, җылы, якты, иркен. Медпункт янында балалар мәйданчыгы да эшләп куелган. Ишегалды төзек, чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу да биредә хуҗа барлыгы турында сөйли. Өлкән яшьтәгеләр бу рус егетен тәмам үз иткәннәр. «Алексей безнең белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә», – дип тә сөенәләр.
Ипи дә, күңел ачу да кирәк
Иске Гәрдәле халкының озакламый ял итү урыны да булачак. Моның өчен «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов элеккеге райпо магазины бинасын сатып алып, авыл халкына бүләк иткән. Бинаны ремонтларга кирәк. Бу эшне спонсор башкарып чыга. Клуб мөдире Гүзәлия Әхмәдиева: «Ремонт төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта эшчебез җылылык батареяларын куя. Аннан җиһазларны урнаштырасы гына кала. Бу эшләр күп вакыт алмас дип уйлыйм. Тиешле хезмәтләр тарафыннан бина кабул ителгәч клубны ачачакбыз, – ди.
Клубның эче-тышы ялт иткән, суы-уты бар, бәдрәфе дә бина эчендә. Халыкка икмәк кирәк булган кебек үк, тамаша да кирәк бит. Мәгънәле кичәләр, күңелгә ятышлы концерт-спектакльләре белән халык яратып йөри торган мәдәни учак та искегәрдәлеләргә күптән кирәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев