Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казиледә кече авыл бәйрәме

Табигатьнең иң матур урынында урнашкан Казиле авылында кече авыл бәйрәме үтте. Бу бәйрәм биредә инде дүртенче елын оештырыла. Мин дә очрашуга ел саен киләм. Аны оештыручы Равил Гәрәев һәм аның җәмәгате Әнисә ханым кунак итеп чакыралар. Быелгы бәйрәм дә, башка еллардагы кебек, бик җылы һәм бик күңелле үтте.

Бала вакытымнан ук хәтерлим: Сабантуйлары да бик матур үтә иде Казиледә. Авыл безнең Оргыдыдан дүрт кенә чакрым, шуңа күрә гел җыелышып мондагы бәйрәмгә килә идек. Соңрак бу бәйрәм тукталып торды. Менә хәзер авылы өчен янып-көеп яшәүче Равил Гәрәев аны кече авыл бәйрәме итеп яңартып җибәрде. Дүрт ел киләм бу чарага һәм елдан-ел казилеләрнең бердәмлегенә, татулыгына сокланып кайтам. Бәйрәмгә дә бердәм булып әзерләнгәннәр, мәйданны тәртипкә китергәннәр, очрашуны үткәрү өчен һәр гаилә иганәчелек ярдәме күрсәткән. Шулай ук авыл халкы саллы ярдәме өчен Азат Авзалов җитәкчелегендәге «Феникс» предприятиесенә бик рәхмәтле. 
Бәйрәмдә Сабантуенда үткәрелә торган барлык уеннар оештырылды. Шулай ук ир-егетләр милли көрәш буенча көчләрен сынадылар. Беренче урынга Айдар Нуриев, икенчегә Ирек Нуриев, өченче урынга Дмитрий Ким чыкты. Баш батырга, гадәттәгечә, тәкә бирелде. Гер күтәрү буенча ярышта беренче урынны Оргыды авылыннан Рафаиз Мөхәмәтдинов алды. Кече авыл бәйрәмен Альфред Сабиров һәм Рәзинә Абдуллина бик матур итеп алып бардылар. Оста баянчы Рузил Миңнеханов сыздырып татар көйләрен уйнады. 
Очрашу бик күңелле үтте. караңгы төшсә дә халык тиз генә таралырга ашыкмады. 

Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев