Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казиле авылында кече авыл бәйрәме

Шушы көннәрдә Казиле авылында кече авыл бәйрәме үтте. Ерак җирләрне якын итеп кайткан авылдашларны, бәйрәм кунакларын Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм Казиле авылы старостасы Равил Гәрәев сәламләде. Матур котлау сүзләре белән тыл хезмәтчәне Василий Абрамов һәм Казиленең элеккеге старос- тасы Василий Максимов чыгыш ясады. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң...

Шушы көннәрдә Казиле авылында кече авыл бәйрәме үтте. Ерак җирләрне якын итеп кайткан авылдашларны, бәйрәм кунакларын Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм Казиле авылы старостасы Равил Гәрәев сәламләде. Матур котлау сүзләре белән тыл хезмәтчәне Василий Абрамов һәм Казиленең элеккеге старос-

тасы Василий Максимов чыгыш ясады. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң мәйданда уен-көлке, җыр-бию, шау-шу башланды. Авылдашлар рәхәтләнеп уеннарда катнашты: капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, таяк тартышты, күзләрен бәйләгән килеш бүләк кисте, көянтә-чиләк тотып йөгерде. Егетләр һәм ир-атлар үзләренең көчләрен гер күтәрүдә, кул көрәштерүдә һәм аркан тартышуда сынап карады. Уеннарда катнашкан һәркемгә, һәр сабыйга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр ул, әлбәттә, милли көрәш ярышлары булгандыр. Казиле авылының баш батыры исеменә 8 көрәшче мәйдан уртасында бил алышты. Озакка сузылган ярышларда көндәшләренең барысын да җиңеп, Казиле авылының батыр исемен, шулай ук тәкәне һәм кыйммәтле бүләкне бикләнле Илназ Рамазанов алды.

Җырчылар Айгиз Әхмәтов, Наил Әнәсов бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Моннан тыш Кнәз авылының мәдәният йорты каршында сәнгать белән шөгыльләнүче үзешчәннәр Фирдәүс Вәлиев һәм Владимир Веретенников чыгыш ясадылар. Бәйрәмебезне җепкә тезгәндәй итеп җырчы Айдар Сәфәргалин алып барды. Кече авыл бәйрәме тәмамлангач та, кеше озак кына тарала алмыйча торды. Озак вакыт күрешмәгән авылдашлары, туганнары, күршеләре, дус-ишләре, сыйныфташлары белән аралашты, хатирәләрне яңартты.

Шундый матур чара оештырганнары өчен бөтен авыл халкы исеменнән Әнисә һәм Равил Гәрәевларга, Василий Максимовка, Азат Авзаловка, Зөфәр Мифтаховка олы рәхмәтләребезне белдерәбез, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев