Казанның Бауман урамында Кемерово шәһәрендә һәлак булучыларны искә алдылар
Кичке сәгать 7дә Бауманда йөзләрчә кеше җыелды. Кичә Казанның Бауман урамындагы сәгать янында Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булучыларны искә алдылар. Активистлар оештырган митингта йөзләрчә кеше катнашты. Барысының да кулында йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр. Шәмнәрне һәм ак шарларны бушка өләштеләр. Матәм чарасына килүчеләрнең күп өлешен яшьләр тәшкил...
Кичке сәгать 7дә Бауманда йөзләрчә кеше җыелды.
Кичә Казанның Бауман урамындагы сәгать янында Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булучыларны искә алдылар. Активистлар оештырган митингта йөзләрчә кеше катнашты.
Барысының да кулында йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр. Шәмнәрне һәм ак шарларны бушка өләштеләр.
Матәм чарасына килүчеләрнең күп өлешен яшьләр тәшкил итте.
Казан музыка көллияте студентлары Камилә Җәләлиева һәм София Муклюкова бирегә үз теләкләре белән килүләрен әйтте.
"Социаль челтәрләрдән, бүген шушында җыелып, һәлак булучыларны искә алачаклары турында белдек. Монда сүзләр артык. Ничек шундый хәлне китереп чыгарырга була? Күз алдында шул бер картина: кино залы дөрләп яна, балалар елаша, ә әти-әниләр аларга берничек тә ярдәм итә алмый", - диде кызлар күз яшьләре аша.
Казан музыка училищесы студентлары шулай ук Казандагы сәүдә үзәкләрендә еш булуларын, киноларга еш керүләрен әйтте.
"Инде хәзер каядыр барырга да куркыныч. Кеше гомере турында ниндидер бәла-каза килеп чыккач кына түгел, алданрак уйласыннар, алдарак тикшерсеннәр иде", - диде алар.
София Губеева матәм чарасына биш яшьлек улы Даниил белән килгән. Әни кеше улын кочаклаган килеш күз яшьләрен түкте генә.
"Нәрсә әйтәсең инде монда? Кемдер бүген менә шулай, мин кочкан кебек улын яки кызын кочаклый да, ярата да алмый. Бу - бик куркыныч. Бу - җинаять", - диде ул ярсып.
18.30 сәгатьтә җыела башлаган халык, кичке сәгатьләргә артканнан-арта барды. Якынча исәпләүләр буенча, бер сәгать эчендә матәм чарасына 200ләп кеше җыелды. Килүче-китүче халык төркемнәре һаман алышынып торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев