Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан җиңү белән кайттылар

Күптән түгел физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Без - Россия Федерациясе гражданннары» дип исемләнгән республика иҗат бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә физик мөмкинлекләре чикле һәм күрү сәләте зәгыйфьләнгән балалар өчен өч номинация игълан ителгән иде.

Конкурста ике 8 яшьлек сабый - Лияна Солтанярова (Шилнәбаш) һәм Айсинә Якупова (Биклән) җиңү яуладылар. Җиңүчеләр дипломнар һәм китаплар алу өчен 1000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр. Калган балаларның эшләре дипломнар белән бәяләнде.

Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариеваны, шулай ук Лияна Солтанярованың әти-әнисен Казан шәһәренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасына чакырдылар. Әлеге чарада башка районнардан килгән катнашучылар да бар иде. Килгән кунаклар алдында сукырлар һәм начар күрүчеләрнең махсус китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев һәм китапханәче Гөлүсә Закирова чыгыш ясады. Бәйге тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар «Кузница пушечного двора» бинасына экскурсиягә озатылды. Биредә татлы сый-хөрмәтле өстәл әзерләнгән иде. Чәй эчкән арада, кубыз, курай, тальянка, гармун сыман инструментларда уйнау буенча мастер-класс оештырылды. Һәрбер бала әлеге чарада катнашудан канәгать калды һәм алга таба да катнашу теләген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев