Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга боткасы пешердек

Калмия авылының мәдәният йорты бакчасында карга боткасы бәйрәме оештырылды - ул халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү йөзенннән уздырылды.

Без исә кечкенә чакта карга боткасына дип, урманга бара идек. Әле кар эреп бетәр-бетмәс, бер ай алдан урын әзерләп, ботка пешерер өчен чыбык-чабыклар җыеп куя торган идек. Ул үзе бер зур вакыйга була иде. Ә хәзер исә карга боткасы үзгәрәк оештырыла, без дә менә инде әллә ничә ел рәттән бәйрәмне мәдәният йорты каршында казан асып, төрле ярмалардан тәмле ботка пешереп үткәрәбез. Ул ботканы ашарга авылдашлар, балалар, яшүсмерләр, кунакка кайтканнар килә. Бу юлы да балалар белән төрле уеннар оештырдык, үзебезчә күңел ачтык. Ботка янында күмер самоварында чәй кайнап торды, аның өчен К. Сәхаповка зур рәхмәт әйтәбез. Әле бу көнне учакта тәмле иттереп бәрәңге дә тәгәрәттек, ул да телне йотарлык булып пеште. Ботканы Ф. Нургалиева белән Г. Фәрхетдинова пешерде, аларга да балаларны сөендергәннәре өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип яза Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев