Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«КАМАЗ» төп җыю конвейеры эшен 2015 елның 26 гыйнварына кадәр туктатты

Бүгеннән башлап «КАМАЗ» төп җыю конвейеры эшен 2015 елның 26 гыйнварына кадәр туктатты. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә компаниянең мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев белдерде. Шул ук вакытта предприятиенең барлык хезмәткәрләре дә бу елда эшен төгәлләмәгән, ремонт һәм башка бүлекләр эшләрен дәвам итә. 2015 елның 12-25 гыйнварыннан автогигант эшчеләренең күп...

Бүгеннән башлап «КАМАЗ» төп җыю конвейеры эшен 2015 елның 26 гыйнварына кадәр туктатты. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә компаниянең мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев белдерде. Шул ук вакытта предприятиенең барлык хезмәткәрләре дә бу елда эшен төгәлләмәгән, ремонт һәм башка бүлекләр эшләрен дәвам итә.
2015 елның 12-25 гыйнварыннан автогигант эшчеләренең күп өлеше корпоратив ялга китә, ә икенче өлеше - августта. Предприятиедә корпоратив отпуск практикасы берничә ел элек кертелде. Моннан тыш, катлаулы икътисади шартларда, "КАМАЗ"да 2015 елның 2 мартыннан 24 маена кадәр атнасына 3 көнлек эш режимы кертелергә мөмкин. Автомобильләргә ихтыяҗ арту белән, бу карар кичектереләчәк. 2013 һәм 2014 елларда да шулай ук булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев