Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каләмнәрдән нурлар тамып тора

Хәзерге минуты-сәгатье белән үзгәреп торган заманны мәгьлүматсыз күз алдына да китереп булмый. Газета-журналлар, радио-телевидение, интернент аша халык үзенә кирәкле һәм дә мөһим булган хәбәрләрне ала. Авылларда яшәүчеләргә район хәлләрен белеп тору зарур, үз җирлегеңдә булган вакыйгалар, яңалыклар кешегә сулар һава кебек кирәк. Тукай районының “Якты юл”(“Светлый путь”) газетасы һәрвакыт үз укучылары таләпләренә җавап бирерлек язмалар әзерли, үзенең битләрендә район тормышын киң яктырта, заман белән бергә атлый.

“Якты юл”(“Светлый путь”)ның укучылары ел саен артып тора, димәк җирле матбугатны халык укый, ярата. Газетабызның күп санлы штаттан тыш хәбәрчеләре булу-үзе бәхет. Республика мабтугат көнендә без барлык авыл хәбәрчеләренә рәхмәтебезне әйтәбез. Сезсез гаетабыз, тозсыз аш кебек булыр иде. Редакциябездә үз эшен белгән тәҗрибәле журналистлар, техник хезмәткәрләр эшли. Алар халык белән аралашып, район сулышын халыкка җиткәрәләр. Ә "Күңел" радиосында атнага ике тапкыр эфирга чыга торган “Тукай авазы” радиотапшырулары чын мәгьнәсендә тыңлаучылар мәххәбәтен яулап алды.
Тукай муниципаль районы хакимиятендә редакция хезмәткәрләрен Матбугат көне уңаеннан тантаналы кабул итү булып узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илфак Бариев фидакярь хезмәт ияләрен бәйрәм белән район җитәкчелеге исеменнән котлады.
-    Сезнең хезмәтне күпләр җиңел, дип уйлый, журналист каядыр барып кайтты да язып бирде, диләр. Һөнәрегезнең катлаулыгын үзегез генә беләсез, юкка гына  журналист булырга еллар буе укытмыйлар,- дип матбугат солдатлары эшенә югары бәя бирде ул.
Тантанада тырыш хезмәте өчен “Светлый путь” газетасы журналисты Мәрьям Сәлахова һәм “Тукай авазы” радиотапшыруларын әзерләүче Алена Фазылова Рәхмәт хатлары белән, “Якты юл”(“Светлый путь”) газетасы җитәкчесе-баш мөхәррире Рөстәм Зәкиев Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Якты юл”(“Светлый путь”) газетасы редакциясе яңа, матур иҗадый планнар белән янып яши, эшли, эзләнә. Газетабызга әле 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Язылу кампаниясендә безгә ярдәм иткән игелекле  җитәкчеләргә, район админстрациясенә рәхмәтебез зурдан. Бергә алга карап барганда гына тормыш хәрәкәттә, эшләр уң була. 
Матбугат көне газета укучыларыбыз белән уртак бәйрәм. Безнең каләмнәрдән әле нурлар тамып тора, без һәрвакыт  сезнең өчен хезмәт итәбез!

/Рамил Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев