Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиялеләр авыл зиратына агачлар утыртты

Калмия авылы зиратында бу көннәрдә күп эшләр башкарылды. Авылдашлар, инде өченче атна рәттән өмәгә җыелып, мәңгелек йортны чистарттылар.

Зиратта иң беренче эш итеп карт өрәңгеләр киселде. Узган шимбәдә аларның тамырларын юкка чыгару максатыннан чыршы үсентеләре утыртылды. Барысы 256 төп чыршы койма буйлап ике рәткә һәм зират уртасына тезеп чыгылды. Бу эшне авыл ир-атлары башкарды, шулай ук читтән кайтучылар да бар иде. Хатын-кызларыбыз исә шулай ук өч атна рәттән коймаларны буяды. Зират эчендәге эшләрдән тыш, авылдашлар юлларны да чистарттылар. 
Зиратта әле эшләр алга таба да дәвам итәчәк, карт өрәңгеләрне кисеп бетереп, тагын чыршы үсентеләре утыртылачак.

Фото Калмия авыл җирлегеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Калмия