Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә – бәрәңге бәйрәме

Калмия авылы китапханәчесе Энҗе Галиәхмәтова ихлас тырышкан, уңыш бәйрәмен отышлы, күңелләргә кагылышлы, уен-табышмакларга бай итеп үткәрү өчен күп эзләнгән, ниләр генә уйлап тапмаган. Китапханәнең иркен, якты залы көз килүне искәртә торган төсләр, көзге гөлләр белән бизәлгән, авылда үсә торган бөтен төр яшелчә дә түрдән урын алган. 

Залга балалар да, өлкәннәр дә җыелган. Без дә менә бер төркем «Хатирә»леләр, күршеләрнең уңыш бәйрәменә Күзкәй авылыннан килдек.
«Бәрәңге – җанашым» дип аталган бу чара искиткеч матур сюжетка корылган. Бәрәңге кайдан килеп кергән безгә, кайчан? Аннан мул уңыш алу өчен нинди агрочаралар күрелә. Бөтен зал белән җавап эзләгән викторинаның сораулары шул хакта иде. Җавапны укучылар да, зурлар да бергәләп эзләдек. Дөрес җавап бирүчеләргә алып баручы матур тартмачыкка салынган кечкенә бәрәңге бирә. Шулай итеп баллар җыела. Тик залга йөгереп килеп кергән, бер дә китап укырга яратмый торган Белмәмеш (бу рольне укытучы Вера Сәлимова бик оста башкарды) бөтенесен бутап бетерергә тырыша. Ниләр генә сөйләп бетерми, залдагылар рәхәтләнеп көлә. Әмма дөрес җаваплар юлын таба, баллар җыела тора... «Кем җитезрәк» уенында бәрәңгене кашыкка салып йөгерү ярышында балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Зал гөр килә, җанатарлар көч биреп тора.
Бәрәңгедән нинди ризыклар әзерләргә була? Алып баручы Энҗе Рафиковна биргән бу сорауга да җаваплар хәйран калырлык: соң, дистәләгән бәрәңге ризыклары бар икән бит безнең. Залдагылар, берсеннән-берсе уздырып, ашамлыкларны саный. Бәрәңгегә багышланган җырлар да күп икән бит. Монда балалар аеруча активлык күрсәттеләр. Укытучы апалары Вера Леонидовна баянына кушылып бик матур җырлар башкардылар. Залда тыйнак тантана, шатлык нурлары чагылган йөзләр. Әнә шулай бергәләп ял итү күңелләргә яктылык бирә. Хезмәт ветераны Нәҗибә Сәхипҗанова, әнә, бүгенге бәйрәмгә багышлап шигырь язып килгән. Балалар да берсен-берсе алмаштырып, бик матур шигырьләр сөйләделәр. Күзкәйдән килгән кунаклар да читтә калмады. Баянчы җырчы Марсель Биктимиров үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Сугыш еллары баласы ветеран-журналист Заһидә апа Нәбиуллина ил өчен авыр елларда бәрәңгенең халыкны, бигрәк тә үсмер балаларны ничек ач үлемнән алып калуын, башлангыч сыйныфларда укыганда ук яшьтәшләре белән колхозның бәрәңге басуында эшләүләрен, әниләренә әнә шулай ярдәм итүләре белән нәни күңелләрдә горурлык йөртүләрен дулкынланып сөйләде.
Бәйрәм өстәлендә дә бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар өстенлек итә иде. Авылда уза торган мәдәни чараларга еш килә торган Калмия килене, рәссам Хәния Гәрәева бәрәңге белән ысланган сырдан әзерләнгән якма (шәңгә) пешереп килгән иде. Бик теләп рецептын уртаклашты. Кыскасы, уңыш бәйрәме бик җылы тәэсир калдырды. Әнә шулай бер-беребез үткәрә торган чараларга йөрү рәхәтләнеп аралашу гына түгел, бик яхшы тәҗрибә уртаклашу мәктәбе дә.

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА,
Күзкәй китапханәсе мөдире.

Фото Калмия авылы китапханәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев