Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия мәдәният йортында «Варенье шоу» узды

Җәй айларының матур мул вакытлары килеп җитте. Бакчаларда җиләк-җимеш өлгереп, кышка компот, кайнатма, салатлар ясый торган вакыт. Менә инде ничә ел рәттән Калмия мәдәният йортында бик матур бер традиция бар - кайнатмалар конкурсы уздыру. Быел конкурс итеп түгел, ә шоу, тамаша буларак уздырлык. Кем нинди кайнатма алып килә, шуңа кечкенә...

Җәй айларының матур мул вакытлары килеп җитте. Бакчаларда җиләк-җимеш өлгереп, кышка компот, кайнатма, салатлар ясый торган вакыт. Менә инде ничә ел рәттән Калмия мәдәният йортында бик матур бер традиция бар - кайнатмалар конкурсы уздыру. Быел конкурс итеп түгел, ә шоу, тамаша буларак уздырлык. Кем нинди кайнатма алып килә, шуңа кечкенә бүләк әзерләдек. Хәния апа искитмәле пирог, «Киңәш» клубына йөрүче Гөлсә апа капкач авызда эри торган төш пешергән. Фирдәниянең телеңне йотарлык коймагы белән чәй эчтек. Кайнатмалар искитәрлек, төрледән-төрле. Хуҗабикәләр китапханәче Энҗе, укытучы Рәмзия, Колыш авылыннан Гөлфинә, Ильмира, Әнисә, социаль хезмәткәр Ильмира, Фәридә апа, Нәсимә апа, Фирдәнияләргә ихластан рәхмәт белдерәбез. 18 төрле берсен-берсе кабатламаган кайнатмаларны күзне бәйләп тә, чәй өстәле янында да авыз иттек. Кунакка «Күгәрчен» балалар бакчасына йөрүче балалар керде, ут-күршеләребез - Колыш авылыннан кунаклар бар иде, җырладык, уйнадык, бик күңелле булды, рәхмәт барлык бәйрәмгә ямь өстәүчеләргә, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сахибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев