Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия, Кырныш, Малтабар авылларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чаралар узды (фото)

Калмия китапханәсендә инвалидлар декадасына багышланган чара үтте. Бу чараны җылы сүзләр белән авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйлфанов башлап җибәрде. Бу очрашуда «Күгәрчен» балалар бакчасы (тәрбиячесе Алсу Шакирова), мәктәп укчылары (Айзилә Фархетдинова, Данил Аюпов, Таңсылу Гәрәева, Сөмбел һәм Чулпан Ризатдиновалар) үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Инвалидлар оешмасы җитакчесе Назыйф Кашбелов...

Калмия китапханәсендә инвалидлар декадасына багышланган чара үтте. Бу чараны җылы сүзләр белән авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйлфанов башлап җибәрде. Бу очрашуда «Күгәрчен» балалар бакчасы (тәрбиячесе Алсу Шакирова), мәктәп укчылары (Айзилә Фархетдинова, Данил Аюпов, Таңсылу Гәрәева, Сөмбел һәм Чулпан Ризатдиновалар) үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Инвалидлар оешмасы җитакчесе Назыйф Кашбелов күңелләргә үтәрлек сүзләр әйтте. Очрашу чәй өстәле артында барды. Килгән кунаклар күтәренке рухта, зур рәхмәтләр әйтеп, КФХ Вильданов хуҗалыгы тапшырган күчтәнәчләрен алып, өйләренә таралыштылар.

Бу чара шулай ук Малтабар һәм Кырныш авылларында да узды. Малтабар авылында бу чараны районыбыз имам-мөхтәсибе Харрасов Җәүдәт Галимҗан улы оештырды. Кырныш авылында иганәче шушы округ депутаты- Әлфинур Идрисова булды.

Килә алмаган инвалидларыбызның өйләренә балалар белән барып, концерт номерлары күрсәттек. Бик күңелләре булып, рәхмәт әйтеп калдылар, дип хәбәр итә Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сахибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев