Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия агитбригадасы кырда эшләүче игенчеләр күңелен күтәрде

Калмия мәдәният йорты каршындагы агитбригада, балаларның «Йолдызкай» бию ансамбле (җитәкчесе Альмира Гыйльфанова) «Вилданов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре янына төшке аш вакытында концерт номерлары белән барды.

Концертыбызны кечкенә кызыбыз Айзилә Фәрхетдинова «Хәерле көн» җыры белән башлап җибәрде. Язилә Сәхипгәрәева яраткан шигырен укыды. «Йолдызкай» бию ансамбле кызлары - Таңсылу Гәрәева, Ләйлә Имаметдинова, апалы-сеңелле Язилә һәм Зәлинә Сәхипгәрәевалар, Айзилә Гыйльфанова, Зарина Абиджанова дәртле татар биюен башкардылар. Калмия авылы китапханәчесе Альмира Гыйльфанова, социаль хезмәткәр Фәнзия Зәйнуллина матур җырлары белән игенчеләребезнең күңелләрен күтәрделәр. Концертны матур, җанга үтеп керерлек оста итеп Чулпан Габидуллина алып барды.

Басуда яшь комбайнчылар абыйлы-энеле Рамазан һәм Ринат Гатиятуллиннар, Ильмир һәм Фирзәр Шәфыйковлар, әтиле-уллы Кожевниковлар, тракторчылар Филәрит Зәйнетдинов, Әгъзамнур Гайфетдинов, шоферлар Фәнзәр Шәфыйков, Юрий Хафизуллин, Рушан Галимҗанов, яңа гына армиядән кайткан Артур Имаметдиновлар үзешчән артистларны алкышларга күмде, яңадан чакырып калдылар.

Соңыннан пешекче Гөлшат Тимербаева агитбригада кызларын, кырда эшләүчеләрнең барысын тәмле аш белән сыйлады.

Агитбригада кызлары игенчеләр белән очрашуны оештырган өчен идарәче Фәйзәр Гайсинга рәхмәтле, дип хәбәр итте безгә Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Сүз уңаеннан, без «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Фәйзәр Гайсин белән телефон аша элемтәгә керергә булдык.

- Комбайнчыларга, механизатор егетләребезгә концерт бик ошады. Кырларда эшләүчеләребез агитбригада кызларының шулай килеп, күңелләрен күтәреп китүләренә сөенделәр, әлбәттә. Концерт номерлары да бик матур иде. Игенчеләр хезмәтенә багышланган җырлар, яшь кызларның күмәк биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Яз көне, чәчү вакытында да килеп, шулай кәефләрне күтәргәннәр иде. Агитбригада иртәгә җәйге лагерьга, сыер савучыларыбыз янына да чыгарга җыена. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары күрсәтәчәк концерт аларның күңеленә дә хуш килер дип уйлыйм, - диде идарәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак