Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш мәктәбендә Мәдәният елы чараларга бай булды

Мәдәният елының соңгы аена аяк бастык. Безнең Калмаш урта мәктәбендә әлеге ел төрле чараларга бик бай булды. Һәр елдагыча милли бәйрәмнәр, күренекле язучыларга багышланган әдәби кичәләр, шигырь һәм рәсем бәйгеләре үткәрелде. Ел буена район һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштык. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, язучы Илфак Ибраһимов, Рамил Ханнанов,...

Мәдәният елының соңгы аена аяк бастык. Безнең Калмаш урта мәктәбендә әлеге ел төрле чараларга бик бай булды.
Һәр елдагыча милли бәйрәмнәр, күренекле язучыларга багышланган әдәби кичәләр, шигырь һәм рәсем бәйгеләре үткәрелде. Ел буена район һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштык. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, язучы Илфак Ибраһимов, Рамил Ханнанов, Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кызыклы һәм файдалы булды. Әниләр бәйрәме дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Зал бик матур итеп бизәлгән иде. Стенага балаларның әниләре турында язган мәкаләләре, шигырьләре белән тулган стена газетасы, әниләргә багышланган рәсемнәр эленгән. Өстәлләрдәге балалар ясаган чәчәкләрдән әйтерсең лә җылылык, наз бөркелеп тора. Билгеләнгән сәгатьтә бәйрәмнең кадерле кунаклары - әниләр килде. Аны мәктәп директоры Айрат Габдуллин ачып җибәрде. Ул җылы, ихлас сүзләр белән әниләрне бәйрәм белән котлады. Аннары мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илсөяр Кутуева «Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле» дигән темага чыгыш ясады. Музыка укытучысы Рәйсә Садриева җитәкчелегендәге «Гөлләр» ансамбле әниләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк итте. V сыйныф укучысы Илнара Нәҗипованың җырын да әниләр бик яратып кабул иттеләр. Бәйрәм Ф. Яруллинның «Ак яфрак» спектаклен сәхнәләштерү белән дәвам итте. Балалар шул кадәр рольләргә кереп уйнадылар ки, әниләр туйганчы көлделәр, вакыты белән җитдиләнделәр, тамаша беткәч, гөрләтеп кул чаптылар, дип хәбәр итте Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогы, китапханәче Фәйрүзә Сәгыйрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлекләрендә