Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш авылының үз йолалары

Калмаш авылында Шәҗәрә бәйрәме «Яшьлек» мәдәният сараенда үтте. Бәйрәмгә кунак итеп Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да чакырылган иде. Кичәне дә ул ачып җибәрде. Мәктәп директоры Айрат Габдуллин тирән эчтәлекле итеп авыл тарихын сөйләде һәм бик матур итеп кичәне алып барды. 

Бәйрәмнең беренче өлешен-дә укытучылар Фәйрүзә Сә-гыйрова һәм Рәйсә Садриева җитәкчелегендә мәктәп укучыларының фольклор коллективы «Кызрач бәйрәме»н сәхнәләштереп күрсәтте. Кызлар, егетләр бик матур итеп кара-каршы җырладылар, сөйләделәр, уйнадылар. Алар Калмаш авылына гына хас бу бәйрәмне эчке бер горурлык хисе белән сәхнәләштереп күрсәттеләр, тамашачыга туган якны яратуларын җыр һәм шигырь аша җиткерделәр. 
 Шәҗәрә бәйрәменең икенче өлешендә Рәис Зыятдинов чыгыш ясады. Ул 1730 еллардан башлап үз нәселенең җиде буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән һәм шул турыда бик тәфсилләп, тарихи чыганакларга, Татарстанның архив оешмалары белешмәләренә таянып сөйләде. Ул үз эшен алга таба дәвам итәчәген, материалларны авыл музеена тапшырачагын әйтте.
Мәктәп укытучыларының «Мирас» ансамбле «Калмашым» җырын башкарды. Җыр кичәгә килгән һәркемдә үз туган җире белән горурлану хисләре уятты. 
 Бәйрәм бик күтәренке рухта узды, бик тирән эчтәлекле һәм файдалы чара булды. Авылыбызның уңган аш-су осталары Гөлсимә Салихова, Әлфия Шиһапова, Зинира Садриева бик тәмле итеп татар халык ашларын әзерләгәннәр иде. Бу да нур өстенә нур булды. 

 Фәйрүзә Сәгыйрова, Калмаш мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы һәм китапханәчесе.
/ Фото район үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев