Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш авылыннан Хәйбуллиннар янгын аркасында йортсыз калды

Яңа ел яллары кем өчендер бәйрәм булса, Калмаш авылының Хәйбуллиннар гаиләсе өчен кара кайгыга әйләнде. Әле бер ел элек кенә, зур агач йорт җиткезеп, өй туен бәйрәм иткән булсалар, бүгенге көндә алар урамда калдылар - 4есеннән 5есенә каршы төндә мансард этажлы йорт тулысынча янып бетә. Авыл халкы Хәйбуллиннар гаиләсенә ярдәм...

«Без үзебез дә янып үлгән булыр идек, этебез өреп уятты. Ходайның ярдәме шул булгандыр, без йоклаган бүлмә тәрәзәсе янына килеп, ярсып-ярсып өрде», - дип сөйли Илгизә Хәйбуллина. Барон кушаматлы эт бәйдә булмый, һәрчак йорт участогында ирекле йөри торган була. Яңа гына салынган йорт булганлыктан, әле капка куярга өлгермәгән булганнар. Ихата ачык, шуңа күрә Барон төнлә чып-чын сакчы булып йөргән.

- Этебез төнлә өргәндә һәрвакыт чыгып карый, учас-

токны әйләнеп килә идем, ә бу төндә чыкмаска уйладым, йокымны дәвам иттем, - ди Илгизә. - Тик ул ярсыгач тордым. Шунда янгынны күреп шок хәлендә калдым.

Илгизә сүзләренчә, янгын веранда ягы стенасыннан,өй ишеге ягыннан башланган. Нәкъ шул урыннан урам баганасыннан өйгә электр линиясе үткәрелгән. Тукай районы күзәтчелек эшчәнлеге җитәкчесе Александр Сухорук хәбәр иткәнчә, янгын чыгуның сәбәбе - электр чыбыкларында кыска ялганыш. Бүрәнәле йортны ут тиз арада камап ала. Гаилә бер әйберсез, йокы киемнәреннән урамда кала. Балаларны уттан әтиләре Ленар алып чыга.

- Икесен дә алган була, тик кызыбыз кулдан ычкынып янган өй эчендә кала. Шуннан соң Ленар тагын керде ут эченә. Ярый әле Азалия, куркып, карават астына, яки башка җиргә качмаган, тиз табыла. Иремнең, кызымның тәнендә пешкән урыннар бар, ә болай беребездә дә зур зыян юк, - дип сөйли Илгизә әлеге утлы төн турында.

Өй эченнән бернәрсә дә алып чыгарга өлгермиләр, барлык документлар янып бетә. Илгизәнең эшкә йөри торган сумкасы ул көнне машинада калган була, шуның белән генә үзенең шәхси документлары исән кала. Ә ишегалдында торган Нива машинасын, янгында шартламасын дип, Илгизә үзе этеп чыгара.

- Мин капотын тотып караганда ул кызган иде инде. Нинди көч белән эткәнмендер, тик ишегалдыннан чыгардым мин аны. Әле көзгесе капка баганасына тия язгач, ватылмасын дип, кире артка этеп, яңадан турылап чыгардым, - ди Илгизә.

Янгын чыгуын күрү белән, барлык күрше-күлән, авылдашлар җыела. Йокы күлмәкләреннән салкын карда басып торган гаиләгә киемнәр бирәләр.

- Кызым бигрәк өзгәләнеп елады инде. Мәктәптә «отличница» ул. «Көндәлегемдә «5»леләр бар иде, алар да янды, грамоталарым бар иде, алар да янды. Арысланга да грамота биргәннәр иде. Мин ничек мәктәпкә йөрим соң, бөтен китапларым, карандашларым янып бетте бит», - дип бертуктаусыз елады. Күпме тынычландырып карадык, тыңламады да. Мәктәп директоры Айрат Габдуллин килеп: «Борчылма, Азалия, китаплар да, карандашлар да бирәбез», - дип, сыйныф җитәкчесе Дамир Гыйззәтуллин: «Көндәлегеңә бөтен «5»леләрне үзем куеп чыгам», - дигәч кенә тынычланды балакай, - ди Илгизә.

Авыл халкы, чыннан да, нык ярдәм итә. Янгын чыккан көнне үк инициатив төркем җыелып, өйдән-өйгә йөреп, кем ничек булыша ала, шулай ярдәм җыеп йөргән:

- Берүзләрен генә калдырмадык, әлбәттә, мондый куркыныч афәттән Аллаһ үзе сакласын. Өйдән-өйгә йөрдек, берсе дә каршы килмәде. Кемдер безнең аркылы ярдәм итте, кемдер үзем тапшырам дип Илгизә белән Ленарның үзләренә бирде, - ди алар.

Әле бүгенге көндә дә ярдәм итү дәвам итә. Янган өй урынын җыештыруда да авыл халкы булыша. Илгизә Тукай районы ветеринария берләшмәсендә эшли, Ленар Хәйбуллин исә Минзәлә районы баш ветеринар табибы. Бу кайгылы вакытта аларга хезмәттәшләре, җитәкчеләре дә бик зур ярдәм күрсәтә. Калмаш авылы җирлеге җитәкчелеге, күрше авыллар да кайгылы гаиләне ялгызларын гына калдырмый.

- Якыннарыңның ярдәмен тою бик зур куаныч. Янгын чыккан көнне рәхмәт әйтерлек көч тә юк иде, хәзер генә айнып киләбез. Һәрберсенә зур рәхмәт. Без күргәнне аларга күрергә язмасын, - дип Илгизә гаиләсе исеменнән теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев