Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калфак чигүче Ләйсирә

Күрше Калмия, Күзкәй, Калмаш авылларының мәдәният хезмәткәрләре белән һәрчак аралашып, ярдәмләшеп эшлибез без! Бу язмамны Калмия мәдәният йорты җитәкчесе , калфак чигүче Ләйсирә Сәхибҗановага багышларга булдым. Ләйсирәбезнең чибәр, якты йөзле, уңган, булганлыгын күреп , менә ичмасам чын мәдәният хезмәткәре бу кыз,- дип сокланып , шатланып йөрим. Хезмәттәше Чулпан Габидуллина белән...

Күрше Калмия, Күзкәй, Калмаш авылларының мәдәният хезмәткәрләре белән һәрчак аралашып, ярдәмләшеп эшлибез без! Бу язмамны Калмия мәдәният йорты җитәкчесе , калфак чигүче Ләйсирә Сәхибҗановага багышларга булдым. Ләйсирәбезнең чибәр, якты йөзле, уңган, булганлыгын күреп , менә ичмасам чын мәдәният хезмәткәре бу кыз,- дип сокланып , шатланып йөрим. Хезмәттәше Чулпан Габидуллина белән бергәләп куйган бик күп спектакльләрен, югары әзерлек белән уздырган Сабантуйларын, төрле бәйрәмнәрен, бәйгеләрен тамаша кылырга туры килде.Ә менә Ләйсирәнең матур итеп, зәвык белән калфак чигүе минем өчен чын ачыш булды. Аның үз куллары белән теккән, чиккән калфак, түбәтәйләрен күреп таң калдым. Калфак кигән хатын- кызларга һәрчак сокланып карыйм, "калфаклы сандугач" композитор Сара Садыйкова күз алдыма килә. Калфак- татар хатын-кызларының рухи матурлыгын,күңел байлыгын,тегү-чигү эшенә осталыгын чагылдыручы милли баш киеме ич! Калфаклар бизәлеш ягыннан гаҗәеп күп төрле була. Аларда иң популяр композицияләр- чәчәк бәйләме,бодай башагы,йолдыз һәм ярымай үрнәкләре,шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм алтын каурый бизәге. XVIII гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыгындагы чуклы калфакларны хуп күргәннәр. XIX гасырда калфак тагын да камилләшә төшкән, аның материалы да үзгәргән.Калфакны бәрхет тукымадан 16-20 см гына итеп тегә башлаганнар. Әлбәттә, камиллекә чикләр юк. Калфакны тагын да күркәмрәк итү максатыннан, аларны алтын-көмеш нәфис җепләр белән чигә башлаганнар. Ул тагын да күркәмрәк күренгән. Калфакларны энҗе-мәрҗән, сәйләннәр белән чигә башлаганнар, алар тагын да соклангычка әйләнгәннәр. Татар халкының борынгы милли баш киемен яңартып, матур төсмерләр белән бизәп халыкка кайтарган мәдәният хезмәткәре Ләйсирәгә баш иям! Бәрхет тукымадан кисеп, үзе тегеп, үзе үк милли нәкышләр белән бизәкләр чиккән Ләйсирәгә иҗатында уңышлар, сәламәтлек телим. Без, татар кызлары, милли калфаклар кисәк,тагын да матуррак күренер идек. Әйдәгез әле, барыбыз да башларыбызга калфаклар киеп, татар хатын- кызларының нәфис тә, нәзәкәтле дә, горур да булуын тагын бер кат исбатлыйк!

Рәсемнәрдә: Ләйсирә Сәхибҗанова чиккән калфаклардан фотога төштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев