Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары!

Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән, күп еллар узуга карамастан, илебез халкының батырлыгы хәтерләрдә саклана. Кызганыч, вакыт шул тарихи вакыйгалар шаһитларын арабыздан алып китә, ветераннарыбыз сафы көннән-көн сирәгәя. Районыбызда фашист илбасарларына каршы корал тотып фронтка киткән, Җиңү яулап кайткан,...

Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән, күп еллар узуга карамастан, илебез халкының батырлыгы хәтерләрдә саклана. Кызганыч, вакыт шул тарихи вакыйгалар шаһитларын арабыздан алып китә, ветераннарыбыз сафы көннән-көн сирәгәя. Районыбызда фашист илбасарларына каршы корал тотып фронтка киткән, Җиңү яулап кайткан, бүгенге көндә исән бары 47 сугыш ветераны калды. Җиңү яулаган буын алдында без мәңгегә бурычлы.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сызлануларга баш бирмичә, Аллаһы Тәгалә биргән гомерегезне иминлектә узыгыз. Рух ныклыгы, сәламәтлек, бәхетле картлык телибез сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев