Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Качману бәйрәменә багышланган гыйбадәт үтте

19 гыйнвар православие календаре буенча - олы бәйрәм Качману көне. Ул христиан диненең мөһим вакыйгаларының берсе. Качману 19 гыйнвар төненә туры килә. Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда суны изгеләндерәләр.

Качману суы үзенең сыйфатын бер елдан артык югалтмый диләр. Дин тотучылар изге су белән дәваланалар, өйләрен изгеләндерәләр. Күңелләрен гөнаһлардан чистарту өчен махсус әзерләнеп куелган бәкеләрдә суга чумалар. Шунда ук гыйбадәт йолалары үткәрелә.

Шул уңайдан, Кнәз авылындагы Николай Чудотворец храмында, Качмануга багышлап, гыйбадәт үткәрелде. Башта чиркәүгә килгән кешеләр якыннарының сәламәтлеге өчен шәм куйдылар. Шулай ук күп кеше өйләреннән изгеләндерергә су алып килгәннәр иде. Рухани Павел, барысын да бәйрәм белән котлагач, дога укыды һәм суны изгеләндерде.

Кемдер изге су белән ишегалдында коенды, кемдер коенырга сулыкларга барды. Су - яшәү чыганагы, ул безгә барлык чирләрдән арынырга ярдәм итә, дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев