Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерделәр

Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылының мәдәният йортында Габдулла Тукай иҗат иткән «Кәҗә белән Сарык» әкияте сәхнәләштерелде. Чараны без бөек шагыйрьнең туган көненә багышлап һәм районыбызда оештырылган «Тукай марафоны» акциясе кысаларында үткәрдек. Театральләштерелгән тамашада «Маска» театр коллективы балалары катнашты. Алар бик теләп һәм рольләргә кереп, карчык (Аделина Шәяхмәтова), карт (Денис Мөгыйнов), Кәҗә...

Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылының мәдәният йортында Габдулла Тукай иҗат иткән «Кәҗә белән Сарык» әкияте сәхнәләштерелде. Чараны без бөек шагыйрьнең туган көненә багышлап һәм районыбызда оештырылган «Тукай марафоны» акциясе кысаларында үткәрдек. Театральләштерелгән тамашада «Маска» театр коллективы балалары катнашты. Алар бик теләп һәм рольләргә кереп, карчык (Аделина Шәяхмәтова), карт (Денис Мөгыйнов), Кәҗә (Ариана Прокопьева), Сарык (Ләйсән Сәфәрова) һәм бүреләр (Елизавета Митрофанова, Виктория Хлопунова, Валерий Литта) образларын «җанландырдылар». Искиткеч матур тамаша булды ул, балалар канәгать калдылар, дип яза Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Фото Нурзилә Бариева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев