Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Рамазан ае котлы, мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләрем! Һәммәгезне дә мөселман дөньясында иң олы һәм шатлыклы вакыйга - изге Рамазан ае башлану белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, имин тормыш телим. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә, мохтаҗларга ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кылуга багышлыйк. Чөнки әлеге мәңгелек кыйммәтләр бер-береңне яхшырак аңларга, башка дин...

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләрем! Һәммәгезне дә мөселман дөньясында иң олы һәм шатлыклы вакыйга - изге Рамазан ае башлану белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, имин тормыш телим. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә, мохтаҗларга ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кылуга багышлыйк. Чөнки әлеге мәңгелек кыйммәтләр бер-береңне яхшырак аңларга, башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәргә ярдәм итә. Бу нисбәттән үсеп килүче яшь буынга дөрес юнәлеш бирүдә, динебез традицияләренә тирән хөрмәт тәрбияләүдә, халкыбызның рухи байлыгын арттыруда районыбыз мөхтәсибәте мөселманнары тырышлыгы да зур роль уйный. Алга таба да районыбызда тынычлык-иминлекне саклап, милләтара һәм динара татулыкта яшәрбез дип ышанам.

Әлеге изге ай һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, бөтенлек һәм якты өметләр алып килсен.

фото http://www.tatarlar.spb.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев