Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге күңелле табиблар 

Быел гыйнвар аенда, сәламәтлегем какшап китү сәбәпле, участок гинекологы Альфира Рифкатовна Әхмәтшина район үзәк дәваханәсенең гинекология бүлегенә кереп ятарга киңәш итте. Биредә миңа операция ясарга кирәк булачагын әйттеләр. Аны баш табибның дәвалау буенча урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы, үз һөнәренең чын остасы Наилә Камил кызы Гессер ясады. 

Аллаһның рәхмәте белән, инде терелеп киләм. Миңа ярдәм кулы сузган изге күңелле, ак халатлы фәрештәләргә – Наилә Камиловна Гессерга, Альфира Рифкатовна Әхмәтшинага, анестезиолог Гөлназ ханымга, шәфкать туташлары Эльмирага, Екатеринага, Лилиягә, Әлфиягә, Энҗегә, Валентина апага, Нинага, өлкән шәфкать туташы Гөлнурга, дәваханәнең техник хезмәткәрләренә, аш-су пешерүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Игелекләре үзләренә кайтсын, шәфкатьле куллары сызлаусыз булсын.
Киләчәктә дә шулай киң күңелле, ачык йөзле, йомшак телле, олы йөрәкле булып калыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, гаилә иминлеге, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен бер Аллаһ.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Сосновый Бор авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев