Июнь аенда Тукай районында күпбалалы гаиләдә 9 нчы бала тууы теркәлгән
Тукай муниципаль районы ЗАГС бүлеге өчен уңдырышлы булды. Барлыгы 13 никах рәсмиләштерелгән. Ел башыннан исә - 49 никах. Шуларның 32се тантаналы шартларда уздырылган. 12сендә кияү белән кәләш төрле милләт вәкилләре. 6 никах исә чит ил гражданнары белән рәсмиләштерелгән. Ел башыннан Тукай районы ЗАГС бүлегендә 189 бала тууы теркәлгән. 37 нарасый...
Тукай муниципаль районы ЗАГС бүлеге өчен уңдырышлы булды. Барлыгы 13 никах рәсмиләштерелгән. Ел башыннан исә - 49 никах. Шуларның 32се тантаналы шартларда уздырылган. 12сендә кияү белән кәләш төрле милләт вәкилләре. 6 никах исә чит ил гражданнары белән рәсмиләштерелгән.
Ел башыннан Тукай районы ЗАГС бүлегендә 189 бала тууы теркәлгән. 37 нарасый үзенең беренче документын - туу турындагы таныклыкны июнь аенда алган. Шуларның 20се - малай, 17се - кыз.
Тукай районы Татарстан поселогында яшәүче күпбалалы ананың 9 нчы сабые дөньяга аваз салды. 20 июнь көнне Владимир исемле кечкенә тукайлының әнисенә туу турындагы таныклык тапшырылды.
Июнь аенда 1 тукайлы исемен алыштырган, ә ел башыннан бу күрсәткеч - 10кеше.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев