Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитәкчеләребез спорт ярата

«Акыллы булу өчен кешегә уйлау сәләте генә түгел, ә физик чыныгу да кирәк», – дигән бер акыл иясе. Әйе, юкка гына татар халык мәкале дә «Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дип әйтмидер. Җитәкчеләрнең кышкы спартакиадасы һәр елны районыбызда уза торган матур традициягә әйләнде. Спартакиадада район җитәкчеләре белән берлектә, бюджет һәм коммерция оешмалары һәм предприятиеләре директорлары, аларның урынбасарлары катнашты. Ярышларда 141 кеше биш спорт төрендә көч сынашты. 

Чаңгы узышларында көрәш кискен барды. Хатын-кызлар арасында башкарма комитетның гомуми бүлеге җитәкчесе Чулпан Мурзаханова беренчелекне бирмәде. Икенче булып район Советы аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина килде. Яңа поселогы мәктәбе директоры Людмила Петрова – өченче.
Ир-егетләребез дә сынатмадылар, БТИ җитәкчесе Рим Яппаров иң җитезе булса, район башлыгы Фаил Камаев икенче урынны яулады. Түбән Суыксу җирлеге башлыгы Флер Ихсанов өченче килде.
Ату буенча ярышларда хатын-кызлар арасында  Гөлназ Галишина иң төз атучы булды, Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева икенче урында, өченчедә – Новотроицкое җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова. Ирләр арасында иң төз атучы мәргән Рим Яппаров булды.
Армрестлинг яки кул көрәше буенча хатын-кыз җитәкчеләр арасында «Гиндукуш» хәрби-дан музее директоры Резидә Гарипова иң көчле дип танылды. Шулай ук Юлия Рыбакованың да кулы көчле икән. Күзкәй мәдәният йорты директоры Альмира Ситдыйкова кул көрәшендә өченче батыр.
Егетләр арасында да кул көрәше бик кискен, аяусыз барды. Беркемнең дә бирешәсе килмәде. Нәтиҗәдә «Агрохимсервис» берләшмәсе директоры урынбасары Илдар Исхаков беренче, «Вилданов» КФХ идарәчесе Ирек Вафин икенче булды, ә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров лаеклы өченче урынга чыкты.
Шашка уенында Сәмәкәй мәктәбе директоры Ләйсән Сәгыйтовага тиңнәр булмады. Ирләр арасында «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ җитәкчесе Мөсәнниф Ханов җиңүгә иреште.
Өстәл теннисы буенча «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева иң оста уйнаучы булып танылды. Егетләр дә сынатмадылар –«Челныхлебопродукт» АҖ җитәкчесе урынбасары Илнар Дәүләтшин теннис буенча беренчелекне бирмәде.
Ахырда бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында абсолют җиңүчеләрне билгеләделәр. Беренче урынга Гөлназ Галишина чыкты, икенчедә – Чулпан Мурзаханова, өченче урында – Татьяна Гусева.
Ир-егетләрдән Рим Яппаров беренче булса, икенче урын Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсановка, өченче урын Пенсия фондының район бүлеге башлыгы Руслан Шәңгәрәевка бирелде.
Спартакиадада катнашучыларның кәефләре күтәренке, күңелләре шат иде. «Иң мөһиме – катнашу», – диделәр җитәкче спортчылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев