Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

IT-паркта бүген 2 көнлек конференциягә старт бирелде

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗ» мәйданчыкларында һәм IT-паркта «Хәрби-сәнәгать комиссиясе оешмаларында сакчыл җитештерү системаларын гамәлгә кертү» («О внедрении систем бережливого производства в организациях оборонно-промышленного комплекса») дип аталган 2 көнлек конференциягә старт бирелде. Конференциянең оештыручылары - Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында оешкан хәрби-сәнәгать комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «КамАЗ» җәмгыяте, «Оргпром Институты». Конференция...

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗ» мәйданчыкларында һәм IT-паркта «Хәрби-сәнәгать комиссиясе оешмаларында сакчыл җитештерү системаларын гамәлгә кертү» («О внедрении систем бережливого производства в организациях оборонно-промышленного комплекса») дип аталган 2 көнлек конференциягә старт бирелде.

Конференциянең оештыручылары - Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында оешкан хәрби-сәнәгать комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «КамАЗ» җәмгыяте, «Оргпром Институты».

Конференция кысаларында пленар дискуссияләр, предприятияләр турында сөйләшүләр, Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Рогозин катнашында түгәрәк өстәлләр оештырырга планлаштыралар. Очрашуга шулай ук «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килер дип көтелә.

Җитәкчеләр өчен конференциядә бизнес-тренажерлар, төрле мастер-класслар, уеннар, тренингларда да оештырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев