Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәк өчен 2023 нче ел уңышлы булды

Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәүбән кызы Гарифуллина чыгышы буенча нәкъ шундый фикер туа. Район башлыгы Фаил Камаев бу фикерне хуплады. «Авыл җирлеге башлыгыннан уңдыгыз. Четерекле, күп вакыт һәм көч сарыф ителә торган вазыйфа башкаруына карамастан Гөлнара Сәүбәновна иҗтимагый эш тә алып бара, мәдәни чараларда актив катнаша. Горурлана аласыз, ул – үрнәк лидер», – диде. Җыенга килгән авыл халкы бу сүзләрне алкышлап кабул итте.

Гөлнара Гарифуллина авыл җирлегендә башкарылган эшләргә хисап тотып болай диде: «Иштирәк авыл җирлегендә 2023 елда үткәрелгән халык җыенында каралган мәсьәләләрнең күбесе хәл ителде. 117 нче санлы күпфатирлы йортның түбәсен ремонтлау эшен башкарып чыгу быелга планлаштырылды. Һәр елдагыча, үзара салым акчасын җыюны әйбәт кенә башкарып чыктык. Барлыгы 229 мең 250 сум акча җыелды һәм 1 миллион 146 мең 250 сум булып – субсидияләнеп кайтты. Бу акчага байтак эш башкарылды: Аулаш авылында 180 мең сумга юл төзекләндерелде. Кыргыз зираты коймасы тотыла башлады – аңа 299 мең 500 сум, Үзәк урамдагы канализация системасы ремонтлау дәвам итә, аңа 666 мең 750 сум акча тотылды. Әйтергә кирәк, бу эш яз айларында тагын дәвам итәчәк. Быел үзара салым акчасына Кыргыз зираты коймасын алыштыруны, Аулаш авылының Үзәк урамы юлын ремонтлау һәм Үзәк урам буенча үтүче канализация системасын төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез. Күпкатлы йортларны төзекләндерүдән соң җыелган чүпләрне тиешле җиргә урнаштыру планга кертелде.

Иштирәк авылында 290 хуҗалык булып шунда 574 кеше яши. Аулашта 80 хуҗалык һәм анда 112 кеше яши. Түбән Кама сәнәгать комплексының санитар саклагыч зонасына керү сәбәпле Мартыш авылы бетерелде (104 хуҗалык булып анда 50 кеше яши иде). Узган ел Иштирәк авыл җирлегендә өч сабый дөньяга килде, җиде кеше вафат булды. Шунысы сөенечле, биш яшь гаилә төзелде, алар авыл җирлегендә яшиләр. Агымдагы уку елында Иштирәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә югары белемле 13 укытучы 28 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Балалар түгәрәкләргә йөриләр. Укучылар район, төбәк, республика бәйгеләрендә, спорт ярышларында актив катнашалар. Мисал өчен, республика күләмендә уздырылган «Бәхет йолдызы», «Йолдызлы көз» конкурсларында призлы урыннар яуладылар. «Миләүшә» балалар бакчасында сигез балага биш кеше хезмәт күрсәтә. “Кечкенә дә төш кенә” дип әйтер идем, балалар аз санлы булсалар да, район, төбәк конкурсларында даими катнашып җиңү яулыйлар. Җирлектә эшләп килүче мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. “Тамчы” үрнәк балалар театры коллективы “Живи родник”, “Созвездие Пушкина и Тукая», “Бәхет йолдызы” бәйгеләрендә II урын, “Битлек” район фестивалендә I урын яуладылар. “Яшьлек” коллективыннан башка бер генә мәдәният чарасы да үтми. Йөз меңлек грантны оту, КВН командасы – шаяннар һәм тапкырлар клубы кызлары ике ел рәттән чемпион дәрәҗәсенә лаек булды. Китапханәче Алия Мансуровна авыл халкы белән төрле мәдәни чаралар уздыра. Анда “Оста куллар”, “Арт-терапия” түгәрәге эшли, мастер-класслар, информация сәгатьләре, әдәби очрашулар үткәрелә, китап күргәзмәләре оештырыла. “Сибур” кампаниясе оештырган “Формула хороших дел” проекты кысаларында үткән елны китапханә 105 мең сумлык грант отты. Быел исә театр коллективы җиңүгә иреште, 179700 сумлык грант отты. Җирлегебездәге ике авылда да ФАП эшләп килә. Медпунктларда махсус белемле фельдшерлар халыкка хезмәт күрсәтә. Айлия Гариева, Алия Каюмова, Ирина Зайцевалар халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча зур эш башкаралар. Иштирәктә ике сәүдә ноктасы эшли. “Авыл икмәге” кулланучылар җәмгыяте автолавкасы Аулаш авылына атнага ике тапкыр барып халыкны азык-төлек һәм көнкүреш кирәкяраклары белән тәэмин итә. Торак-коммуналь хезмәткәрләре Иштирәк авыл җирлеге халкына яхшы хезмәт күрсәтә. “Тукайводоканал” хезмәткәре Гөлнур Мостафина, Радик Туктаров башня, канализация һәм янгын сүндерү гидрантларын төзек тоталар. Иштирәк авыл җирлегендә 4 башня, 5 скважина, 121 кое, 25 янгын сүндерү гидранты булуын күздә тотсак, бу эшләрне бары тик алда әйтеп киткән хезмәткәрләрнең үз эшләренә җаваплы караулары нәтиҗәсендә генә башкарып була. Халыкның көнкүреш, яшәү шартларын яхшырту максатыннан гамәлдә булган “Безнең ишегалды” республика программасына керүебез аеруча сөенечле.

Авыл халкы бердәм – соңгы ике ел эчендә илебездә барган вакыйгалар һәм аңа карата булган мөнәсәбәт моны ачык күрсәтте. Иштирәктән махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән җиде ирегет бүгенгесе көндә кайнар ноктада. Җирлектә яшәүче халык һәрьяклап аларга булыша. Шулай ук район хакимияте дә өлешчә мобилизацияләнгән хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә төрлечә ярдәм күрсәтеп тора. Киләчәктә дә халкыбызның тормышяшәешен яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Ләкин, хәл ителәсе мәсьәлә дә барлыгын искәртәсем килә – җирлегебездә ярты ел чамасы почта бүлеге эшләми. Шуңа күрә атнасына ике тапкыр Яр Чаллыдан килеп әбүнәчеләргә газета-журналларны тарату оештырылды. ”Таттелеком” җирлегебездәге 15 телефон ноктасының эшчәнлеген тәэмин итә. АТСка кадәр югары тизлекле интернет һәм телевидение челтәре сузылган.

Быел кыш карлары белән сөендерә. 2023 нче елдан башлап “Автострой” җәмгыяте урамнарны кар өемнәреннән чистарту эшләрен башкара. Алар килеп җиткәнче Нәфис Вәлиәхмәтов, Тәлгать Ризатдиновлар үз техникалары белән урамнарны кар өемнәреннән чистартырга чыктылар. Гомумиләштереп әйтсәк, 2023 нче ел Иштирәк авыл җирлеге өчен уңышлы булды – авыл җирлекләрен үстерү программасы буенча грантка МТЗ – 1802 тракторы алдык. “Иң яхшы архив” грантын (375 мең сум) оттык. Юл хәрәкәте иминлеге программасы буенча 300 мең сумга ком-таш (щебенка) сатып алып юл ремонтладык. Шуңа өстәп 200 метр асфальт юл салынды. Шул ук программа буенча юл билгеләре урнаштырылды һәм транспорт тизлеген киметү өчен махсус ясала торган тигезсезлек җәелде. Торак пунктларда юл челтәрен норматив халәткә китерү программасы буенча ЩПС япма җәелде.

Халкыбызның рухи сәламәтлеген саклауда мәчетнең роле искиткеч зур. Бүгенге көндә “Сөләйман” мәчетенә төрле яшьтәге мөселманнар намаз укырга, белем алырга киләләр. Җомга намазына “Танеко”да эшләүче мөселманнар да килә. Хәзрәтләр халыкка дин белем бирү белән беррәттән әдәпәхлак, җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту хакында әңгәмәләр уздыралар. Кыскасы, эшләнгән эшләр күп. Шул ук вакытта башкарылырга тиешлеләре дә байтак. Мисал өчен, өч авылда биш зират бар. Алардагы карт һәм корыган агачларны кисү, чистарту өчен матди чыгымнар һәм физик көч сорала. 2023 елда иске зират коймасы алмаштырылды. Өмәләр үткәрүдә башлап йөрүче Рәис Миңнуллин, Рәшит Ляпин, Зөфәр Әхмәтҗановларга халык исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Бер проблема һәрвакыт безне борчып тора – чүпләрне тиешле җиргә чыгармау. Елына берничә тапкыр транспорт яллап чүплекне эттерәбез һәм күмәбез. 2023 нче елда экология буенча программага кереп (370640 сум) чүплек тигезләнде. Болардан башка да авылда бик күп эшләр башкарылды», – диде авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина җирлек эшчәнлеге турындагы чыгышында һәм башкарылырга тиешле эшләр планы белән таныштырды.

Аннары Тукай үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Резеда Мөхәммәтшина районда яшәүче халыкның сәламәтлегенә бәйле мәсьәләләр хакында әйтте. Резеда Инсафовна Иштирәк авыл җирлегендә яшәүче халыкның үз сәламәтлекләренә җаваплы карауларын, тиешле вакытында диспансеризация үтүләрен билгеләп үтте. Район имаммөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән Үзәк урамдагы иске мәчет урынында төзелә торган мәчетне салып бетереп куллануга тапшыру эшендә халыкның роле турында чыгыш ясады. Инсаф хәзрәт: “Аллаһ йортының моңаеп торуы, сафка басмавы мөселманнарны бизи торган сыйфат түгел. Бердәм булып, юмартлык күрсәтеп, кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм итеп мәчетебезне салып бетерик. Бу изге эштә кем кул көче, кем матди яктан, кем транспор яки төзелеш материаллары, кирәкяраклар алу белән булыша ала – рәхим итегез. Саваплы эштән читтә калмагыз!” – дип халыкны изгелеккә өндәде.

Район башлыгы Фаил Камаев районда ел дәвамында башкарылган эшләр турында кыскача сөйләп үтте. Биклән һәм Иштирәк авыл җирлекләре территориясендә “Этилен 600” логистик комплексы төзелү сәбәпле авыл җирлегендә яшәүчеләргә өстәмә эш урыннары барлыкка килүе турында әйтте.

Аннары җыенга килгән халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Элемтә бүлеге – почта хезмәтенә кагылышлы сорауга район башлыгы җавап бирде. Иштирәк авылындагы Үзәк урамында электр линияләре кабелен (СИП) алыштыру мәсьәләсенә карата район башлыгы төпле җавабын бирде. Авыл җирлеге Гөлнара Сәүбән кызы Гарифуллина әйтүенчә, шушы көннәрдә Түбән Кама электр челтәрләре хезмәткәрләре Иштирәккә килеп бу проблеманы уңай хәл итүгә керешкәннәр. Авылда электрик штатын булдыру хакында да сүз булды. Авыл җирлегендә электрик штаты каралмавы, Иштирәктә түләүле электрик хезмәте булуы турында әйтелде. Төзелеп бетәргә һәм сафка бастырылырга тиешле мәчеткә халык битараф түгел. Бүгенгесе көнгә 479 мең сум акча җыелган. Финанс ярдәме күрсәткән халыкка, эшмәкәрләргә рәхмәт. Бергәләшеп мәчет салу эшен төгәлләргә язсын һәм манарадан мөкатдәс азан яңгырасын дип телибез.

Җыенда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, алда торган бурычлар хакында тәфсилләп сөйләнде. Иштирәк авылы халкы рәхмәтле дә була белүен күрсәтте. Әнисә Шәймәрданова тормыш-яшәешләрен, көнкүрешләрен кайгыртучы авыл җирлеге башлыгы һәм барлык хезмәткәрләргә, район хакимиятенә авылдашлары исеменнән ихластан рәхмәтен белдерде. Өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары – гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Зөбәрҗәт Ногъманова белән Асия Хисамиеваларның уллары бүгенгесе көндә кайнар ноктада. Ике ханымның да авыл халкына, җитәкчелеккә, хакимияткә булган рәхмәт хисләре белән тулы чыгышларын тыңлаганда күпләрнең күңеле нечкәрде.

Шунысын да әйтергә кирәк, күркәм табигать кочагына сыенып утырган Иштирәк авылы кул эше осталарына бай. Клуб фойесындагы күргәзмә моның ачык мисалы. Һәркем сокланып күргәзмәне карады. Балалар, яшьләр көче белән оештырылган концерт номерларын алкышлады. Шул рәвешле Иштирәк авыл җирлегендә халык җыены үзгә бер бәйрәм төсен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев